Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә “Көз патшабикәсе”н билгеләделәр

Кадетлар мәктәп-интернаты укучысы Индира Билданова “Көз патшабикәсе” исеменә лаек булган.

Район мәдәният йортында узган “Көзге бал”да әлеге исем өчен 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Екатерина Яландаева, Сабина Зәйнуллина, 2 нче Чирмешән мәктәбеннән Алсу Ногманова, Шешминкадан Ангелина Петрякова һәм кадетлардан Индира Билданова дәгъва кылганнар.

Кызлар бәйгегә җитди әзерлек белән килгәннәр: визиткалары да эчтәлекле, кул астындагы материаллардан ясаган костюмнары да жюри әгъзаларының югары бәясен алган.

-Кызларның һәрберсе “королева” исеменә лаек иде, - ди әлеге бәйгене оештырган район мәдәният йорты методисты Агриппина Рыбакова. – Шулай да, бәйге булгач, җиңүче дә билгеләнде. “Королева таҗы” Индира Билдановага тапшырылды.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев