Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә КВН командаларының финал уены узачак

Иртәгә, 28 гыйнвар көнне, район мәдәният йорты сәхнәсендә Чирмешән үзәк балалар бакчаларының җыелма командасы, Бәркәтә, Түбән Кәминкә, Яңа Кади, Яңа Элмәле, Шешминка, Лашман, Ивашкино авыл җирлекләре, үзәк китапханә, 1нче санлы Чирмешән мәктәбе командалары финалда чыгыш ясаячак. Җиңүчегә, беренче урын алучыга, бүләккә район башлыгының күчмә кубогы һәм 25 мең сум акчалата премия каралган.

Моңа кадәр дүрт көн дәвамында сайлап алу турлары узды. Иске Котыш авылы мәдәният йортында Ульяновка, Иске Кади, Яңа Кади, Яңа Элмәле, Иске Котыш авыл җирлекләре командалары үз осталыкларын күрсәтте.

Бәркәтә сәхнәсендә исә Туймәт, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Бәркәтә һәм Түбән Кармалка җирлекләре командалары очрашты. Лашманда Ивашкино, Күтәмә, Кармыш, Лашман авыл җирлекләре, район мәдәният йорты һәм район үзәге музейларының җыелма командалары ярышты. Район мәдәният йортында Шешминка, Иске Үтәмеш, Мордва Афонькәсе, Чирмешән авыл җирлекләре, балалар сәнгать мәктәбе, Чирмешән үзәк балалар бакчаларының җыелма командалары, 1нче санлы Чирмешән мәктәбе, үзәк китапханә һәм лицей командалары сыналды. Быелгы ярышларны “Көлке вирусы” дип атаганнар.

Әнисә Баһманова  Кара Чишмә авылында китапханәче булып эшли. Шаяннар һәм тапкырлар клубында аның тәүге тапкыр көч сынап каравы икән. Аны Түбән Кәминкә җирлегенең “Күршеләр” командасына капитан итеп сайлаганнар.

- Безнең командада клуб, китапханә эшчеләре бар, авыл яшьләрен дә җәлеп иттек. Җыелып, номерларны күмәк көч белән уйлап чыгардык, - ди ул.

Сайлап алу турларында квнчылар “Сәламләү”, “Разминка” һәм “Музыкаль өй эше” конкурсларында тамашачыларга юмор, шаян сүз бүләк иттеләр. Төп игътибар үзәгендә - коронавирус белән бәйле мәзәкләр. Командалар бөтен тапкырлыкларын күрсәтте: катнашучылар “сүз артыннан кесәгә кермиләр”.

Кайбер авыл җирлекләре башлыклары да үзләре сәхнәгә чыгып чыгыш ясадылар.

- Номерларны тормыштан алып, бүгенге көнгә яраклаштырып әзерләдек. Көндәлек проблемалардан, үзебездән дә бераз шаяртып, көлеп алып, ямь таба белергә кирәк, - ди Бәркәтә авылының “Көлкеvirus” командасы капитаны Венера Мортазина. – Командабызга тугыз кеше җыелды, арабызда, мәдәният хезмәткәрләренннән тыш, мәктәп, балалар бакчасы эшчеләре, хуҗабикәләр дә бар. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин да бик теләп катнашты.

Командаларның күпчелеге махсус киемнәр – эмблема белән футболкалар да ясаткан.

Жюрида да үзгәрешләр сиздек. Араларында больница, социаль ярдәм, китапханә хезмәткәрләре дә бар.

- Командаларның барысы да көчле, артистлык ягыннан да, шаян-көлкеле моментлар шактый булды, рәхмәт аларга, җентекләп әзерләнгәннәр, кемнедер аерып бәя бирүе дә кыен иде, - ди беренче тапкыр жюри әгъзасы булган Ләйсән Хәйдәрова.

Финалда исә, жюриның эше тагын да авырая: җиңүчеләрне иң көчлеләр арасыннан билгелисе бар бит.

фото: Илсөяр Гайнетдинова, Гөлсирә Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев