Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә курай моңлана

Балалар сәнгать мәктәбендә "Бөек Ватан сугышы солдатларына" дип исемләнгән курай һәм кубызда уйнаучылар республика конкурсының зона туры узды. Биредә дүрт район - Алексеевск, Аксубай, Чистай, Чирмешән үзешчәннәре халык уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге чараның оештыручылары - Республика Традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге хезмәткәрләре әйтүенчә, аларның максаты курай, кубыз, сорнай, гармун,...

Балалар сәнгать мәктәбендә "Бөек Ватан сугышы солдатларына" дип исемләнгән курай һәм кубызда уйнаучылар республика конкурсының зона туры узды. Биредә дүрт район - Алексеевск, Аксубай, Чистай, Чирмешән үзешчәннәре халык уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр.

Әлеге чараның оештыручылары - Республика Традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге хезмәткәрләре әйтүенчә, аларның максаты курай, кубыз, сорнай, гармун, гөслә кебек халык уен коралларын барлау, аларны популярлаштыру. Аксубай районында борынгы халык уен коралы - сорнай ясаучылар һәм аларда уйнаучылар барлыгын белеп гаҗәпләнделәр Казан кунаклары.
Безнең район курайчылары да уңышлы чыгыш ясадылар. Дөресен әйткәндә, соңгы елларда курай тавышын оныта да башлаган идек инде. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Антон Семкичев тырышлыгы белән хәзер бездә дә әлеге инструментка игътибар артты. Конкурста остаз үзе дә чыгыш ясады, аерым башкаручылар - Ринат Гыйззәтуллин, Артур Минкашев һәм курайчылар ансамбленең моңлы көйләре берәүне дә битараф калдырмады.
Чирмешән сәнгать мәктәбеннән яшь башкаручы Виолетта Барабашкина, "Виват" дуэты һәм барлык курайчылар да Дипломнарга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан год культуры

2
X