Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә “Без бергә” фестивале узды

Иске Элмәле мәдәният йортында узган "Без бергә" дип аталган балалар халык иҗаты республика фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабында 22 мәктәптән 150дән күбрәк бала катнашкан. Фестивальдә ике төркемдә: кече төркемдә 9-12 яшьлек укучылар, урта төркемдә 13-15 яшьлек укучылар хореография (халык, фольклор биюе), халык вокалы (соло), халык ансамбле (дуэт, трио, квартет, хор), инструменталь ансамбль...

Иске Элмәле мәдәният йортында узган "Без бергә" дип аталган балалар халык иҗаты республика фестиваль-бәйгесенең муниципаль этабында 22 мәктәптән 150дән күбрәк бала катнашкан.

Фестивальдә ике төркемдә: кече төркемдә 9-12 яшьлек укучылар, урта төркемдә 13-15 яшьлек укучылар хореография (халык, фольклор биюе), халык вокалы (соло), халык ансамбле (дуэт, трио, квартет, хор), инструменталь ансамбль (фольклор-уен кораллары ансамбле, халык уен кораллары ансамбле), әдәби уку (проза, поэзия, эпос), модалар театры номинацияләрендә көч сынашканнар.

"Хореография" номинациясендә: Ульяновка мәктәбенең -"Росинки" (кече төркемдә) һәм Яңа Элмәле мәктәбенең "Зажигай" (өлкән төркем) бию коллективлары, "Халык вокалы" номинациясендә: Утыз Имәннән Рәзил Мәгъсумов һәм Бәркәтәдән Гөлназ Хөснуллина, "Халык ансамбле" номинациясендә: Иске Элмәледән "Родичок", Ульяновкадан "Жемчужинки" ансамбльләре, "Әдәби уку" номинациясендә: Ульяновкадан Николай Тимирясов, Кармыштан Лилия Гатина Гран-прига лаек булганнар, алар 3 апрельдә фестиваль-конкурсның Яңа Чишмәдә узачак зона этабында чыгыш ясаячаклар.

Ләйләгөль Моксинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Без бергә фестивале узды

2
X