Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән укучылары “Без бергә” фестивалендә

"Без бергә" балалар сәнгать иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабында районның 17 мәктәбеннән 200дән күбрәк кеше катнашты. Әмир авылы мәдәният йорты сәхнәсендә балалар белән бергә әниләре, әбиләре дә чыгыш ясады.

Укучылар вокал, вокаль ансамбльләр, хореография, нәфис сүз, театр номинацияләрендә иҗади номерлар күрсәттеләр.

Лашман урта мәктәбенең коррекция сыйныфлары укучылары катнашында номерлар һәм алар әзерләгән күргәзмә, "Иҗади гаилә", "Иҗат канатлары" номинацияләрендә чыгыш ясаучыларның номерлары күңелгә  аеруча якын булды. Әккәрәйдән Давыдовлар, Кармыштан Әфләтуновлар гаиләләренең чыгышлары югары бәя  алды.

-Иң яхшы дип табылган 20 номерны видеога төшереп республика этабына җибәрдек, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗанова. – Шулар арасыннан финалистларны сайлап алачаклар. Фестивальнең финалы декабрь аена планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X