Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән сәнгать мәктәбе юбилеен үткәрде

Әлеге бина әүвәл тышкы кыяфәте белән район үзәгенең бер бизәге булса, икенчедән, эчке ягындагы сихри зәвыклылыгы, затлылыгы белән үзенә җәлеп итеп тора. Шушы Чирмешән сәнгать мәктәбе узган атнада үзенең  ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

Бер караганда 50 ел әллә ни зур гомер дә түгел сыман. Әмма заманында аның укучылары булган якташларның кайберләре үзләре үк шушында мөгаллимлек итәләр икән - бу фактлар күп нәрсә хакында сөйли.

-1972 елда мине, Лениногорск  педагогия музыка училищесын тәмамлаган яшь белгечне, Чирмешәнгә эшкә билгеләделәр. Ул чакта әле Чирмешән турында ишеткәнем дә юк. Килдем хәзерге белән чагыштыра торган да түгел, авыл - зур авыл инде, асфальт юл да  Совет урамында гына, күл рәтендәге ике катлы йортлар истә калган, сагынып бер ай еладым, - ди 1972-73 елларда сәнгать мәктәбендә эшләгән  ветеран укытучы Надежда  Старицына. -Мин төп эшемдә - мәктәптә музыка укытучысы булсам,  икенче эшем – балалар сәнгать мәктәбендә.  Соңгысы  хәзерге күл буендагы парк территориясендә – “пятистенка”  агач йорт. Бер бүлмәсендә фортепьянода  уйнарга өйрәтәм, өч укучым бар иде: Светлана Заһитова,  Галина Фролова,  Рәмзия Гайниева. Ул вакытта укучылар аз. Николай Петрович Тимофеев алып барган баянчылар түгәрәгендә биш укучы шөгыльләнде.

Сәнгать мәктәбенең тарихы район башкарма комитетының  шундый мәктәп ачу хакындагы 1969 елгы боерыгыннан башлана. Директор итеп Михаил Гаврилович Журавлев билгеләнгән. Ул бер үк вакытта укучыларны баянда, фортепьянода уйнарга да өйрәтә. Фортепьяно һәм халык уен кораллары бүлегенә 25 музыкант җыела.

Бүген инде район сәнгать мәктәбендә төрле белгечлекләр буенча 400дән күбрәк укучы белем ала. 2006 елда балалар сәнгать мәктәбенең яңа, мәһабәт бинасы үз ишекләрен ачты. Аны өлгертүдә үзе дә шул сәнгать мәктәбен тәмамлаган, аны озак еллар җитәкләгән, биредә барлыгы 40 ел эшләгән Рәмзия Ваккас кызы Гайниеваның да өлеше зур.

- Без укыганда иске бина утын белән ягып җылытыла, бер почмакта  Казан фабрикасының беренче  продукциясе булган иске генә рояль тора иде. Хәзер мәктәбебез яңа, укытучыларыбыз күп һәм бик көчле. Алар балаларга  бик кирәкле эстетик тәрбия бирә, - диде ул үзенә сүз бирелгәч.

Балаларда җырлау, бию, музыка, рәссамлык, артистлык осталыкларын үстерә сәнгать мәктәбе педагоглары. Укучылары бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар. Мәктәпнең  хәтта кайбер авылларда филиаллары да бар.

Юбилярларны район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары  Габдрәшит Җамалтдинов тәбрикләп,  укытучылар  Фәйзелхак Вилдановка район башлыгының Мактау грамотасын, Рәмзия Гайниевага Рәхмәт хатын тапшырды. Ә мәктәп директоры  Наталья Иляева  һәм укытучы Елена Юрина район башкарма комитеты  җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Педагоглар Рәмзия Федотова, Гүзәлия Сәлахова, Владимир Юрин, Эльвира Әфләтунова район мәдәният бүлегенең Мактау грамоталарына ия.

-Мин 2007-2016 елларда монда ике – сәнгать һәм гитара бүлекләрендә укыдым. Хәзер Казан инновация университетында туризм  буена укыйм, биредә алган белемнәрем Worldskills Россия чемпионатында  экскурсия хезмәтләре оештыру буенча бәйгедә  чемпион булуымда нык ярдәм итте, монда бөек педагоглар эшли, - ди чарага кайткан кунак Юлия Гераева.

Әлмәт музыка колледжының  академик вокал бүлегендә укучы 4 курс студенты Регина Зөфәрова әүвәлге музыкаль - фортепьянода һәм гитарада уйнау белемен Чирмешән сәнгать мәктәбендә алган. Әлмәттә укуын тәмамлагач, ул Мәскәү  дәүләт педагогия университетында, музыка факультетында укуын дәвам итмәкче.

-Монда укырга “очып” килә идем. Бу бинага моң сеңгән, нурлы, рәхәт, миндә музыкага мәхәббәт тәрбияләделәр, рәхмәт укытучыларыма, - ди Регина да.

Әйе, укытучылар эшенә иң зур бәяне укучылар куя. Бүген аларның чарага кайткан шәкертләре Ләйсән Галләмова,  Гөлназ Гатина, Рузилә Булатова,  Юлия Гераевалар зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар, бәйгеләрдә көч сынашалар. Алар - безнеке. Сәнгать мәктәбе укучыларының уңышына киләчәктә дә сөенергә  язсын.

фото: автор

Чирмешән сәнгать мәктәбенә - 50 яшь (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X