Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән җәүһәрләре фестивальгә әзерләнә

Ноябрь - апрель айларында "Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" халык иҗатының район фестивале узачак. Быел ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Фестиваль өч турда уза. Беренче турда һәр авыл җирлеге үзешчәннәре - үз авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә, ә район үзәгендәге оешмалар район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаячаклар. Иң яхшы номерлар апрель аенда дүрт зонада узачак (Кара Чишмә, Иске Элмәле, Иске Үтәмеш, Ивашкино мәдәният йортларында) икенче турга сайлап алына.

Өченче турда, ул район мәдәният йортында йомгаклау концерты рәвешендә 10, 11 апрельдә узачак, җиңүчеләрне бүләкләргә җыеналар. Призлы урыннар яулаган коллективларга акчалата премияләр тапшырү күздә тотыла, аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә бүләксез калмаячак, ди оештыручылар.

Фестивальның тәүге концерты район мәдәният йортында 12 ноябрьдә узарга тиеш. Смотрның тәүге концертында район үзәгенең мәгариф учреждениеләре үз осталыкларын күрсәтәчәк.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев