Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләренә ял юк

Бу көннәрдә районның мәдәният хезмәткәрләре берничә чарага әзерләнәләр.

Ноябрь аенда районда “Этногүзәл” дигән матурлык бәйгесе узачак. Анда һәрбер авыл җирлегеннән бер гүзәл зат (катнашучыларның яше – 14тән алып 30га кадәр) үз сәләтләрен күрсәтәчәк.

Шулай ук бу айда мәдәният хезмәткәрләре якташларыбызны кунакчыл рус халкының “Самавыр – FEST” бәйрәменә чакыра. Биредә бәйгеләр, викториналар һәм үзешчән коллективларның чыгышлары көтелә.

Районның эшче яшьләр командалары арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”ның район фестивале быел да дәвам итәчәк. Күчмә кубок өчен 20дән күбрәк команда көрәшергә җыена.

28 ноябрьдә билгеләнүче Әниләр көнен дә мәдәният хезмәткәрле игътибарсыз калдырмаячаклар, әлегә аның нинди форматта узуы сер булып кала.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев