Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән егете Айнур Галләмов сольный концертларын башлый

Чирмешән егете, яшь-башкаручы Айнур Галләмов зур максатлар белән "Күзләреңә гашыйк булдым" дип аталган сольный концертын башлый. Безгә дә аның беренче концертында булырга насыйп булды. "Минем алдымда ике юнәлеш бар иде: спорт факультеты яисә сәнгать университеты, ләкин күңелемә сәнгать университеты якынрак иде, шуның өчен әлеге юнәлешне сайладым", - диде Айнур. Бу...

Чирмешән егете, яшь-башкаручы Айнур Галләмов зур максатлар белән "Күзләреңә гашыйк булдым" дип аталган сольный концертын башлый. Безгә дә аның беренче концертында булырга насыйп булды.

"Минем алдымда ике юнәлеш бар иде: спорт факультеты яисә сәнгать университеты, ләкин күңелемә сәнгать университеты якынрак иде, шуның өчен әлеге юнәлешне сайладым", - диде Айнур. Бу юлны сайлаганына ул һич үкенми. Укырга кергәндә нота белмәсә дә, ике ел эчендә гармун төймәләренә баса-баса, үзе өйрәнеп, хәзерге вакытта җырларына көйләр яза, төрле концертларда чыгыш ясый.
Бөтен нәселләре төрле өлкәдә эшләсә дә, уллары әти-әнисе юлыннан китмәгән... "Улыбыз җырга сәләтле. Ул инде 6-7 яшеннән үк караокеда барлык җырларны да җырлый иде, ә иң яраткан җырларының берсе "Су буенда учак яна" җыры булды. Нота белмичә, инструментларда уйнамыйча, үзе көйләп, аранжировка ясаучыларга җибәрә иде. Безнең тормышыбыз "көпчәкләр өстендә" үткәч, аның да безнең язмышны кабатлавын, авыр юлдан китүен теләмәдек. Без бит дәүләткә эшлибез. Акча аз түлиләр. Яшьлекнең үткәнен, баланың үскәнен сизми дә, күрми дә калдык. Хәзер генә ул музыкантлар да, җырчылар да үзләренә эшлиләр. Матди хәлләре дә яхшы", - диде Айнурның әнисе Галия апа.
Күрәсең, Айнур да әти-әнисенең киңәшен тыңлап, спорт уеннарында зур җиңүләр яуласа да, яраткан шөгыле булып, җыр сәнгатен беренче урынга куйган. Кечкенә чактан ук үз-үзенә хуҗа булган Айнурга, югары уку йортына кергәч, укытучысы - Лидия Алеексевна зур ярдәм иткән.
Яшь-башкаручыны үзләрендәге район мәдәният йортына чакыру көтмәгәндә була. Сольный концерт белән кайтырга кушкач, Айнурда "иҗат канатлары" ачыла. Концерт алдыннан нинди генә хисләр кичерсә дә, продюсеры булмаган яшь талант иясенә, зур таяныч булып, әти-әнисе һәм бертуган апасы Алинә тора.
"Ял итү турында хәтта уйлаганым да юк, хәзер җырга кимендә 4 сәгать китә. Репертуарга килгәндә, үзем көйләр язганга күрә, проблема юк. Гел яңа көйләр белән шатландырасы килә. Тик, әйтергә кирәк, яхшы шигырьләр бик аз. Җыр популяр булсын өчен аның бит сүзләре дә, көе дә әйбәт булырга тиеш. Ә инде минем җырларга сүзләрне Галия апа Сафиуллина яза. Аллага шөкер, җырлар языла, илһам килеп тора. Җырлап бетерергә вакыт кына җитсен", - диде яшь башкаручы.
Чирмешәндә тулы заллар җыйган Айнур Галләмовны, районның Илһам Шакировы дип атый, Галия апа Сафиуллина.
Иҗатташ дусты, тыйнаклыгы һәм яхшы куелган тавышы белән игътибарны җәлеп иткән Ранис Гатауллин да, Айнурның иҗатына сокланып карый һәм аның белән горурлана. Болай гына да түгел, автор-башкаручы буларак, Айнурдан үзенең җырларына көйләр дә көтеп кала.
Эстрадада җырчылары күп булуга карамастан, профессионализмны берләштергән, вокал яктан дөрес, тирән мәгънәле җырлар җырлаучы, шулай ук Айнурны илһамландыручы - Филүс Каһиров үзе икән.
Чирмешәнгә кире кайтсак, Айнурның сольный концерты "югары нота" да үтте. Иң күп алкышларны, халыкта игътибарын "Күзләреңә гашыйк булдым" җыры алды.
Киләчәктә дә Айнур шундый ук дәртле, көчле гыйшык утында янып, башкаларга чын мәхәббәт үрнәге булып калсын иде. Концерттан әлегә тиңнәрен очратмаган егетләр-кызлар тиз арада сөйгән ярларын табу теләге белән, ә инде парлылар бер-беренә карата тагын да көчәйгән татлы хисләр белән кайтып киткәннәрдер. Ә Айнурның: "Безнең туган телебез, ата-бабаларыбыз саклап килгән милләтебез, динебез, данлы тарихыбыз, җырыбыз һәм кабатланмас моңыбыз бар! Шулай булгач, без - горур халык, бер-беребезне саклыйк!" дигән хушлашу сүзләре йөрәкне бигрәк тә ялкынландырды.
Илсөяр Нуретдинова.
http://matbugat.ru/news/?id=14326 Фотосы сайттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined галия Сафиуллина Чирмешән җырчысы