Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якты Тау суга “күмелде“

Бу авылда хәзер суны сайлап кына эчәләр. Кирәк икән - кранны ачасың, кирәксә - чишмәгә төш. Кайберәүләрнең коеларыннан да килә чиста су. Якты Тау суга күмелде, дию артык түгел. Быел монда яңа су линиясе сузганнар, күпчелек халык аны өйләренә кадәр керткән. Су кухняга кадәр килгәч тагын да рәхәт шул, авылда...

Бу авылда хәзер суны сайлап кына эчәләр. Кирәк икән - кранны ачасың, кирәксә - чишмәгә төш. Кайберәүләрнең коеларыннан да килә чиста су.


Якты Тау суга күмелде, дию артык түгел. Быел монда яңа су линиясе сузганнар, күпчелек халык аны өйләренә кадәр керткән. Су кухняга кадәр килгәч тагын да рәхәт шул, авылда моңа кадәр су линиясе бөтенләй юк иде. Ярый әле бу тирәдә чишмәләр бик күп, Якты Тауда гына да алар өч урында.
Бүген авылда нәкъ су белән бәйле зур бәйрәм - Кыр чишмәсен ачтылар. Ремонттан соң. Кунаклар да күп килгән.
Әлеге чишмәне, аны өчле саны белән атыйлар, Якты Тауның өченче чишмәсе, диләр, нибары егерме көн эчендә нефтьчеләр танымаслык итеп куйганнар. Нурлаттан килгән бригада - нефть әзерләү һәм кудыру цехы осталары су чыганагына кадәр сукмакны төзәткәннәр, тоткалы тимер баскыч ясаганнар, чишмәнең үзен һәм тирәсен нык матурлаганнар.
Якты Таудагы чишмәне дә санап, нефтьчеләр соңгы елларда безнең районда 52 чишмәне төзекләндергәннәр.
Чишмә суын бер пычратмыйча теләсә нинди савытка агызып алырга мөмкин.
Авыл эчендәге линиягә дә суны моннан кудырталар, чишмә янында ике башня бастырганнар. Урамнарда колонкалар да бар.
Яшь чакта суны бу чишмәдән күп ташыдык, гомер буе дисәң дә ярыйдыр,- ди Нәкыя апа Мәхмүтова. - Ул бик йомшак, тәмле.
Сүз уңаеннан, Кыр чишмәсендәге су катылыгы ягыннан районда иң түбән күрсәткечләрнең берсе, ягъни бик яхшы икән.
Бүген 138 кеше яшәүче Якты Тауда оештырылган бәйрәмгә килгән барча халык нефтьчеләргә, район һәм авыл җитәкчеләренә дә рәхмәт белдерделәр, хисләрен, мактауларын җыр аша да ирештерделәр. Иске-яңа чишмә ачылу уңаеннан муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да котлау сүзләре әйтте.
Мөкәтдисә апа Лотфуллина: - Безне суга күмгән игелекле җитәкчеләргә, осталарга Нобель премиясе бирер идем, - дигәч, дистәләрчә кешенең көчле алкышлары монда башкарылган эшләрнең бик кирәкле булуын раслый.
Бүгенге бәйрәмгә килгән кунакларны үзләре дә тәмләндергән чишмә суы белән - кайнар чәй, тәмле коймак, бавырсак белән дә сыйладылар.
Самоварны ерак куясы түгел, атна-ун көннән шул ук Якты Тауда яңа клуб ачылачак. Анда фельдшер-акушерлык пунктына да урын бар.
Якты Тауда су линиясе сузуга, яңа клуб төзелешенә 20 миллион сум чамасы акча тотылган.
Авылга көзен кунаклар тагын да ешрак кайтадыр, Якты Тау урамнарындагы казларның исәбен дә ала алмыйсың. Су янында тереклек күп була шул.
Яктытаулылар үзләрен шулай кайгыртуга лаек та. Кайбер авыллардагы сыман, монда "өстәгеләрне" сүкмиләр, зарланмыйлар, хәтта колхозга - күмәк җәмгыятькә дә үпкәләре юк, җитәкчеләрен мактап кына язарга куштылар.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined