Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урманасты Үтәмештә буа ремонтланачак

Районда ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Әбделганиев булып китте. Министрны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде. Алар Урманасты Үтәмеш авылы буасын да карадылар, аңа капиталь ремонт ясарга килештеләр. -Бу буа күптәнге, ничек бар шулай гына ясалган, язгы ташулар аны ерып та алып китә иде. Шуның өчен ул халыкка...

Районда ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Әбделганиев булып китте. Министрны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин озатып йөрде. Алар Урманасты Үтәмеш авылы буасын да карадылар, аңа капиталь ремонт ясарга килештеләр.


-Бу буа күптәнге, ничек бар шулай гына ясалган, язгы ташулар аны ерып та алып китә иде. Шуның өчен ул халыкка куркыныч тудыра, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов, - Министр бу эшне быел ук башкарырга ышандырды, инде моңа кирәк документлар әзерләнә, якын көннәрдә төзүчеләр ремонтка керешергә тиеш.

Төзүчеләр килгәнче буаның суы агызылачак, аны киңәйтергә һәм суын да берәр метрга күтәрергә планлыйлар. Капиталь ремонт барышында эшермәләр, боздан саклагычлар яңартылачак, дамба да яңадан ясалачак.

Фәрит Әбделганиевка Югары Чегодай авылының капиталь ремонттан соң ачылган мәдәният йортын да күрсәттеләр. Министр - безнең якташ, ул авыл мәчетендә, әтисе һәм әнисенең төп нигезләрендә, Югары Чегодайда һәм Иске Үтәмештә, кардәшләрендә дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined