Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Сөлчә“ җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне чаба башладылар

"Сөлчә" җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне чаба башладылар, 847 гектарның 106 гектарында чапкычлар узган инде. Кызганыч, быел азык әзерләүгә һава торышы нык комачаулый. Үләннәр чабуны озакка сузу да ярамый, чөнки алар өлгергән, туклылыклы матдәләре күп чак. Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6500 тонна печән, 30 мең тонна сенаж, 180 тонна яфраказык әзерләү планлаштырыла....

"Сөлчә" җәмгыятендә күпьеллык үләннәрне чаба башладылар, 847 гектарның 106 гектарында чапкычлар узган инде. Кызганыч, быел азык әзерләүгә һава торышы нык комачаулый.


Үләннәр чабуны озакка сузу да ярамый, чөнки алар өлгергән, туклылыклы матдәләре күп чак. Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6500 тонна печән, 30 мең тонна сенаж, 180 тонна яфраказык әзерләү планлаштырыла.

"ЧИРМЕШӘНАГРО", "Әккәрәй", "Лениногорск АГРОфирмасы", "Агропродукт" җәмгыятьләрендә сабанашлык культураларын тамырдан тукландыруны, бөртеклеләр участокларында гербицид сиптерүне өлгер башкардылар.

Чиста пар җирләрен эшкәртү дәвам итә. Әлегә тиешленең 54 процент өлешендә, ягъни 3485 гектарда сабан узган.

Районда шикәр чөгендере "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятьләрендә, тулаем 1950 гектарда игелә, аларда инде ике тапкыр химик эшкәртү булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined