Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

РФ Пенсия фондының Чирмешән районы идарәсенә гариза язу өчен нибары 2 көн вакыт калды

Районда федераль ташламаларга ия 2236 кеше яши, шуларның 1530, ягъни 68,4 проценты киләсе ел өчен социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Ягъни бу ташламаларга ия пенсионерлар рецепт буенча бирелүче дарулар урынына акча алырга булганнар. 2015 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасы өчен ай саен 930 сум 12 тиен акча бирелә. Шуның...

Районда федераль ташламаларга ия 2236 кеше яши, шуларның 1530, ягъни 68,4 проценты киләсе ел өчен социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Ягъни бу ташламаларга ия пенсионерлар рецепт буенча бирелүче дарулар урынына акча алырга булганнар.

2015 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасы өчен ай саен 930 сум 12 тиен акча бирелә. Шуның 716 сум 40 тиене даруларга, 110 сум 83 тиене санатор-курорт дәвалануына, 102 сум 89 тиене тимер юл транспортында, шулай ук дәваланырга бару һәм кайту өчен каралган. Социаль хезмәтләрдән тулысынча яки өлешчә генә дә баш тартырга була.
Социаль пакет яки акча алырга ниятләгән гражданнар елга бары бер тапкыр, 1 октябрьгә кадәр генә гариза яза ала, ел уртасында фикереңне үзгәртү мөмкин түгел. Моңа бары ике көн генә вакыт калып бара, үкенерлек булмасын. Сораулары булган пенсионерлар РФ Пенсия фонды район идарәсенең клиент хезмәтенә 074 номеры буенча да шалтыратып белешә ала.
Республикада ташламаларга ия пенсионерларның 62 проценты акча хисабына социаль хезмәтләрдән тулысынча, ә 70 проценты дарулардан баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Пенсия фонды