Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Покрышкин юбилеена – Чирмешән аша

Спортчы - автосөючеләрнең "Россия язмышында - минем язмыш" Бөтенроссия автойөреше безнең район аша да үтте. Уннан артык автомашинадан һәм автобустан торган колонна 29 апрель көнне безгә Самара ягыннан килде. Кунакларны Чирмешән белән Шентала районнары чигендә бавырсак һәм чәкчәк белән каршыладылар. Монда ук аларга Татарстан ДОСААФы учреждениеләренең, флаглар, рәсемнәр, плакатлар белән...

Спортчы - автосөючеләрнең "Россия язмышында - минем язмыш" Бөтенроссия автойөреше безнең район аша да үтте.


Уннан артык автомашинадан һәм автобустан торган колонна 29 апрель көнне безгә Самара ягыннан килде.

Кунакларны Чирмешән белән Шентала районнары чигендә бавырсак һәм чәкчәк белән каршыладылар. Монда ук аларга Татарстан ДОСААФы учреждениеләренең, флаглар, рәсемнәр, плакатлар белән бизәлгән икенче бер автомашиналар колоннасы да кушылды.

-Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган бу автойөреш Мәскәүдә старт алды. Дүрт юнәлешнең берсе безнең республика аша да уза, - ди Татарстан ДОСААФы рәисе урынбасары Владимир Прошин. - Бу чара яшь буынны хәрби-патриотик тәрбияләү, сугыш ветераннары белән тантаналы очрашулар өчен - бик уңайлы форсат.

Кунаклар бездә конкрет ниндидер бер чарада катнашмадылар, ә менә бу көннәрдә нык матурланган Чирмешәннең төзеклеген күреп киттеләр.

Автойөреш колоннасы Яр Чаллыга юл алды, аннан, Удмуртиядә дә тукталып, Екатеринбургка узачаклар. Өч тапкыр Советлар Союзы Герое, легендар очучы Александр Покрышкинның 100 еллыгына да багышлап, бу калада, геройның туган җирендә, масштаблы бәйрәм булачак икән.

Олы, изге юлга чыккан автойөрештә катнашучыларга хәерле юл телибез!

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined автойөреш