Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лашманнан Вәлиевлар кредиттан файдаланган

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче ташламалы кредиттан кайбер райондашларыбыз инде берничә тапкыр файдаланган. Лашманнан Зөлфия Һәм Фәрхать Вәлиевлар да май аенда дәүләттән шундый ярдәм алганнар. -Бу инде икенче ташламалы кредитыбыз. Бик җайлы, банкта да документларны бик тиз эшләп бирделәр, - ди Зөлфия Вәлиева. - Рәхмәт кенә әйтәбез. Дәүләттән алган бу ярдәмгә...

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче ташламалы кредиттан кайбер райондашларыбыз инде берничә тапкыр файдаланган. Лашманнан Зөлфия Һәм Фәрхать Вәлиевлар да май аенда дәүләттән шундый ярдәм алганнар.

-Бу инде икенче ташламалы кредитыбыз. Бик җайлы, банкта да документларны бик тиз эшләп бирделәр, - ди Зөлфия Вәлиева. - Рәхмәт кенә әйтәбез.
Дәүләттән алган бу ярдәмгә Вәлиевлар терлекләр өчен абзар төзеп куйганнар, инде түбәсен генә ябасы калган. Кулда акча булгач, бу эшне берничә айда башкарганнар. Сарай төзергә ниятләгәч, алар терлекләрен бетергәннәр. Аннан соң, абзар төзелеп беткәч, кабат терлекләр алырга ниятлиләр.
Июнь аенда гына да 54 райондашыбыз ташламалы кредит алган. Аларга 15 миллион 893 мең сум акча бирелгән. Июньдә "Ак Барс банк"тан - 24, Саклык банкыннан - 18, "Россельхозбанк"тан 9 кеше ташламалы кредит алган.
Агымдагы елның алты аенда бу мөмкинлектән 208 кеше файдаланган, 55 миллион 820 мең сум акчалы булганнар.
2006 елдан, шундый ташламалы кредит бирелә башлаганнан бирле, 2547 райондашыбызга 525 миллион 355 мең сум акча бирелгән.
Хөрмәтле газета укучылар!
Ә сез мондый ярдәмнән еш файдаланасызмы, аны кирәк саныйсызмы? Фикерләрегезне verstka07@list.ru электрон адресы буенча яки редакциягә юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман ЛПХ