Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Күтәмәдә уҗым бодай уңган

    "Күтәмә АГРО фирмасы" җәмгыяте инде бүген үк яңа уңыштан элиталы 250 тонналап бодай сата ала. Ә урак әле башланып кына килә. Без бу хуҗалыкка барган көнне иртән яңгыр явып китте. Шулай да комбайннар ындыр табагы янында кырга чыгарга әзер торалар иде. Быел уракта дүрт комбайн: ике "Нива", ике "Нью-Холланд" катнаша....

    "Күтәмә АГРО фирмасы" җәмгыяте инде бүген үк яңа уңыштан элиталы 250 тонналап бодай сата ала. Ә урак әле башланып кына килә.

    Без бу хуҗалыкка барган көнне иртән яңгыр явып китте. Шулай да комбайннар ындыр табагы янында кырга чыгарга әзер торалар иде. Быел уракта дүрт комбайн: ике "Нива", ике "Нью-Холланд" катнаша. Якын көннәрдә яңа "Тукано" да кайтып җитәргә тиеш. Механизаторлар вакытны бушка уздырмыйлар, комбайннарны тикшерәләр, чистарталар, яңгыр туктамыймы дип, еш кына күккә дә карап алалар.
    Бүген һәр минут санаулы. Комбайнчы Андрей Мотягин да "Нью -Холланд"ы тирәсендә.
    -Мин бу комбайнда 2008нче елдан бирле эшлим. Аны быелгы уракка да үзем әзерләдем. Әллә ни зур ремонт та кирәкмәде,- ди тәҗрибәле, ышанычлы механизатор. - Уракны бер атна элек башлап җибәрдек. Игеннәр начар түгел. Матур көннәрдә иртәдән кичкә кадәр эшлибез. Кырга ике тапкыр кайнар аш алып киләләр. Ай саен хезмәт хакын биреп баралар.
    Николай Семайкин, Минәхмәт Гайнуллин икенче ел гына уракта катнашсалар да, хуҗалык җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина аларны да мактап телгә алды. Яхшы эшләүчеләргә урып - җыю нәтиҗәләре буенча премияләр каралганын да әйтеп узды.
    Җәмгыятьтә көзге бодайны 160 гектардан суктырып алганнар, ул барлыгы 580 гектар мәйдан били. Уңыш яхшы, начар дип саналган участоклардан да гектардан уртача 25 центнер ашлык чыга.
    -Уҗым бодаен пар җирләренә чәчкән идек, - ди хуҗалык җитәкчесе. - Быел да көзге чәчү өчен пар җирләрен культиватор белән берничә тапкыр эшкәрттек. 450 гектарда уҗым бодае чәчәргә планлаштырабыз. Югары уңыш алу өчен барлык агротехник чараларны үткәрү мөһим. Вакытында гербицидлар белән эшкәртергә, вакытында тукландырырга.
    Агроном Шамил Гасыров әйтүенчә, язгы сабан культуралары басуларында зур уңышка өмет юк.
    -Корылык комачаулады. Иң кирәк вакытта, 40 көн дәвамында яңгырлар булмады бит, - ди ул.
    Начар һава торышы ындыр табагында эшләүчеләргә комачауламый, монда эш тәүлек буе туктамый. Кырдан кайткан бөртекне чистартып, киптереп, калибрлап складларга урнаштыралар. Туймәт егете, быел 11 класска баручы Салават Гатин инде икенче ел машинист ярдәмчесе булып хезмәт куя.
    -Туймәттән вахта белән йөртәләр, - ди Салават.- Безнең авылдан монда сигез кеше эшли. Өйдә утырып, бушка вакыт уздырып булмый инде. Әти - әнигә аз булса да ярдәм итим дим. Акча түлиләр, печән - салам да бирәләр, анысы да кирәк. Авылда терлек асрыйбыз. Эшләп алган акчага үземә мәктәп кирәк-яраклары алырга ниятлим.
    Район буенча алганда әлегә 4150 гектарда комбайннар эшләгән, тиешленең 10 процент өлешеннән бөртек суктырып алынган.
    Башкалар белән чагыштырганда, "Күтәмә АГРОфирмасы", "Серендеев", "Чирмешән АГРО" хуҗалыкларында урак оешкан төстә бара.
    Әлегә уҗым бодаеның гектар көче уртача 19, арышныкы -14, арпаныкы - 15 центнер.
    -Уҗым бодае һәм арыш участокларында кызурак эшләү сорала, алар өлгерде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин. - Быел саламны да әрәм - шәрәм итмәскә кирәк, ул кыш чыгарга җитмәскә мөмкин. Көзге чәчү өчен җир әзерләү дә - мөһим бурыч, орлыкны җитәрлек әзерләп куясы бар.

    Реклама

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: