31 июль 2015 яңалыклары
-
Яңа Элмәледә кабат мәктәп вальсы яңгырады
Яңа Элмәле мәктәбен 1970нче елда тәмамлаучылар 45 елдан соң кабат очрашты. И, күрсәгез иде, чәчләренә чал кергән, инде шактый яшьтә булган сыйныфташларның бу очрашудагы бәхетле йөзләрен. Әлеге күрешү аларны яшьлекләренә алып кайтты бит. Минем күпчелек сабакташларымның хезмәт юлы туган авылыбыздагы колхоз эшләрендә, республика төзелешләрендә, предприетиеләрендә башланган. Алар армиядә хезмәт иткән,...
-
Чирмешәнлеләр ана капиталын өлешләп файдаланалар
Ана капиталының 20 мең сумы көндәлек кирәк-яракларга бирелә. Әгәр аларның счетларында калган сумма 20 мең сумнан азрак булса, калган сумманы тулысынча алырга мөмкин. Бер тапкыр түләнүче акчаны алу өчен гариза язу икенче яки аннан соңгы баланың кайчан тууына бәйле түгел. Бу түләүләрне алырга 2016 елның 31 мартына кадәр яшәү урыны...
-
Күтәмәдә уҗым бодай уңган
"Күтәмә АГРО фирмасы" җәмгыяте инде бүген үк яңа уңыштан элиталы 250 тонналап бодай сата ала. Ә урак әле башланып кына килә. Без бу хуҗалыкка барган көнне иртән яңгыр явып китте. Шулай да комбайннар ындыр табагы янында кырга чыгарга әзер торалар иде. Быел уракта дүрт комбайн: ике "Нива", ике "Нью-Холланд" катнаша....
-
Райондашларыбыз Чирмешәндә әниләргә һәйкәл куюны хуплый
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә чирмешәнлеләрдән район үзәгендә әниләргә - тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл кирәк, дигән фикерләр бигрәк тә еш яңгырады. Әгәр дә бу эшкә алынучы табылса, үзем дә өлеш кертер идем, диючеләр дә шактый. Шул ук вакытта һәйкәлдән мөһимрәк эшләр бар әле Чирмешәнебездә, зур акчалар сарыф итү кирәкмәс...