Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Котлау, рәхмәт әйтү көне

1 октябрьдә, Өлкәннәр көнендә районыбызның 100дән артык өлкән кешесен яшьләрнең ял итү үзәгендә сыйладылар, кунак иттеләр. - Бу бәйрәм өлкәннәрнең яшьләрен искә төшерү өчен түгел, ә аларны хөрмәтләү көне. Сезнең күбегез әле дә сафта, илгә хезмәт итә, рәхмәт. Сез - безнең өчен тере үрнәк,- диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин,...

1 октябрьдә, Өлкәннәр көнендә районыбызның 100дән артык өлкән кешесен яшьләрнең ял итү үзәгендә сыйладылар, кунак иттеләр.


- Бу бәйрәм өлкәннәрнең яшьләрен искә төшерү өчен түгел, ә аларны хөрмәтләү көне. Сезнең күбегез әле дә сафта, илгә хезмәт итә, рәхмәт. Сез - безнең өчен тере үрнәк,- диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, кунакларны сәламләп.

Бәйрәмгә чакырылган күпчелек ветераннарыбызның балалык еллары авыр сугыш, сугыш арты елларына туры килгән.

- 38 ел медицина өлкәсендә эшләдем, халык исәнлеген кайгырттым, йөзләгән баланы исән-имин кабул иттем. Ул елларда авырлыклар күп күрсәк тә, хәзер хөрмәт бар, быел әле санаторийга юллама бирергә дә өметләндерәләр,- ди Түбән Кәминкәдән 73 яшьлек Мөхтәррәмә апа Вәлиева.

ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров та өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, озын гомер, исәнлек теләде.

Бәйрәмгә Нурхамәт Нурулла улының һәм Минсәгыйт Закир улының беренче укытучылары Наилә Нуретдинова һәм Мөкәррәмә Нуретдиновалар да чакырулы иде. Җитәкчеләр үзләренең беренче укытучыларына чәчәк букетлары бүләк иттеләр.

Бәйрәмгә килгәннәрнең барысы да бу чарадан канәгать булып, концерт карап, тәм-томнар белән сыйланып, күчтәнәч - азык-төлек тутырылган пакетлар белән өйләренә таралды.

- Бәйрәмне бик матур итеп оештыручыларга зур рәхмәт,- диде 40 ел буе фермада эшләгән Әбелкәрәм абый Вәлиев (Кара Чишмә). Бу сүзләрне башкалардан да ишеттек.

Сез яшәгез, әбиләр, бабайлар, апалар, абыйлар. Бәйрәмегез белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 1 октябрьдә, Өлкәннәр көне