Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казанда Җиңү Паркында веноклар һәм чәчәкләр куйдылар

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов хәрби хәрәкәтләр ветераннары, ТР Ветераннар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Бу тантаналы чарада Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфат Шәйдуллин җитәкчелегендә район делегациясе дә катнашты. Районыбыз вәкилләре...

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов хәрби хәрәкәтләр ветераннары, ТР Ветераннар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.


Бу тантаналы чарада Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфат Шәйдуллин җитәкчелегендә район делегациясе дә катнашты.

Районыбыз вәкилләре башкаланың Җиңү Паркындагы Бөек Ватан сугышы Геройлары истәлеге мемориалына тере чәчәкләрдән эшләнгән венок салдылар.

Район делегациясе составында әфганчылар - хәрби хәрәкәтләр ветераннары Наил Котбиев һәм Илдус Хәлимов, "Яшь армияче" ("Юнармеец") балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте члены, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының 10 класс укучысы Булат Фәссахов та бар иде.

-Өлкәннәр белән бергә мондый дәрәҗәле чарада катнашу минем өчен зур дәрәҗә. Бу очрашудан соң миндә тырышып уку, хәрби эш нигезләрен тагын да тирәнтенрәк өйрәнү теләге уянды, - ди Булат Фәссахов.

Безнең районда "Яшь армияче" хәрәкәте 374 укучыны берләштерә, шуларның 140сы - кадетлар. Алар - булачак Ватан сакчылары.

Әфганстан сугышында 88 райондашыбыз катнашкан, бүгенге көндә аларның 64се исән. Чечен республикасында һәм Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы хәрәкәтләрдә районнан 125 яшь кеше катнашкан, аларның өчесе яу кырында башларын салган, 11се тыныч тормышта арабыздан киткән. Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан бүген 10сы гына исән.

Чирмешәндә дә Ватан сакчысы көне алдыннан зур чара оештырылды. Мәңгелек ут, Билгесез солдат һәйкәле янында оешмалар вәкилләре, яшьгвардиячеләр җыелды.

Әлеге - Ватан сакчысы көне, юбилей - эшче-крестьяннар Кызыл армиясе оешуга 100 ел тулу уңаеннан узган митингта катнашучыларны районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Габделбарый Галиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополовалар котлады.

Соңыннан район үзәгендәге хезмәт коллективлары, авыллардан килүчеләр Мәңгелек ут, Билгесез солдат һәйкәле түренә веноклар, чәчәкләр салдылар, төрле сугышларда гомерләре өзелгәннәрне бер минут тын калып искә алдылар.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined веноклар һәм чәчәкләр куйдылар Җиңү Паркында