Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайбер чирмешәнлеләргә Яңа ел - икеләтә бәйрәм

1 декабрь көнне кемдер гаиләсе, башка туган-тумачалары, дуслары белән җыелышып, иске елны озата, яңа елны каршылый. Ә кайбер райондашларыбыз өчен 31 декабрь яисә 1 январь икеләтә бәйрәм, чөнки аларның туган көннәре дә нәкъ шул көннәргә туры килә. Лашман авыл җирлегендә 1 январь көнне 18 кеше туган көннәрен билгеләячәк. Яңа елның...

1 декабрь көнне кемдер гаиләсе, башка туган-тумачалары, дуслары белән җыелышып, иске елны озата, яңа елны каршылый. Ә кайбер райондашларыбыз өчен 31 декабрь яисә 1 январь икеләтә бәйрәм, чөнки аларның туган көннәре дә нәкъ шул көннәргә туры килә.

Лашман авыл җирлегендә 1 январь көнне 18 кеше туган көннәрен билгеләячәк. Яңа елның беренче көнендә Закир Талиповка 60 яшь тула.
-Мин 1 январьда ишле гаиләдә дөньяга килгәнмен. Бер апам, дүрт сеңелем бар,- ди хезмәт ветераны Закир Вәгыйз улы. - Без 31 декабрь көнне Яңа елны каршы алабыз, ә 1январьда минем туган көнне билгелибез. Туганнар, балалар, оныклар килә. Яңабаштан өстәл әзерләп утырабыз. Форсаттан файдаланып, мин райондашларыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыймын, исәнлек һәм тынычлык телим.
Яңа Элмәледә яшәүче Зоя Красновага да нәкъ шул көнне 60 яшь тула.
-Без, нигездә, ике бәйрәмне бергә билгелибез,- ди 34 ел сыер савучы булып эшләгән Зоя Александровна. - Яңа елны да каршы алабыз, мине дә туган көн белән котлыйлар, бүләкләр тапшыралар. Быел инде, юбилей булгач, туган көнне зурлап үткәрергә планлаштырам. Мин үзем Тәтеш районында туып үскән кеше, әмма гомерем буе монда яшәдем. Алты малай үстердем. Авылда дусларым да бик күп. Юбилейны бергә җыелышып, матур гына үткәрербез дип торам.
Иске Котыштан Леонид Учайкинга 31 декабрьдә 19 яшь тула.
-Күптән түгел генә улыбызны армиягә озаттык,- ди Леонидның әнисе Наталья Николаевна.- Безнең өчен 31 декабрь бераз моңсу бәйрәм, нәкъ шул көнне Лёняның әтисе вафат булды. Шуңа да бу көнне без әүвәл аны искә алабыз, ә аннан соң улыбызның туган көнен билгелибез. Туган көне 31енә туры килгәч, һәр елны диярлек ул дуслары белән бездә Яңа елны да каршы алалар иде. Улым бик актив кеше. Соңгы елларда мәдәният йортында узган бал-маскарадта ул Кыш бабай булды. Узган елны Кыш бабайны туган көне белән котлаганнар иде. Ул туган елны да әтисе бал-маскарадка барып, сәхнәгә менеп: "Минем улым туган" дип игълан иткән булган.
Ә хәзер инде улымның исән-сау хезмәт итеп кайтуын телим.
Әмир авылында яшәүче Наил һәм Роза Заһретдиновлар 1 январь көнне бергә тормыш корып яши башлауларын билгелиләр.
-Роза белән сөйләшеп йөрсәк тә, кавышу көнен төгәл билгеләмәгән идек,- ди Наил абый. - Яңа ел килеп җитте. Бригадир: "1 январь көнне генә ял итәсез дә, аннан соң эшкә", ди бит. Мин уйладым-уйладым да, шул ял көнендә төйләнергә булдым. Иртән атларга утырып Лашманга киттек. Авыл Советы рәисе Гомәр абый Гайнетдиновны өеннән барып алдык. Язылыштык. Кайткан җиргә бабайлар да җыелган иде. Никах укыдылар. Аллага шөкер, матур гомер итәбез. Ә 1 январь көнне балалар күчтәнәчләр төяп киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан новый год туган көн