Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җитезне мактап языгыз

Югары Кәминкәдә нибары бер ай эчендә фельдшер-акушерлык пункты өчен яңа бина төзеп куйдылар. Аның ачылышы бәйрәмчә узды. Бәйрәм итәрлек тә, блок модульле ФАПта бар да бар: суы кергән, газ, электр линиясе сузылган, канализация ясалган. Бина тирәсе шау чәчәктә. Элеккеге бинабызда бераз көтеп утырсаң да аяк туңа башлый иде, - ди...

Югары Кәминкәдә нибары бер ай эчендә фельдшер-акушерлык пункты өчен яңа бина төзеп куйдылар. Аның ачылышы бәйрәмчә узды.


Бәйрәм итәрлек тә, блок модульле ФАПта бар да бар: суы кергән, газ, электр линиясе сузылган, канализация ясалган. Бина тирәсе шау чәчәктә.

Элеккеге бинабызда бераз көтеп утырсаң да аяк туңа башлый иде, - ди тантанага килгән хезмәт ветераны Җәүдәт Вафин. - Бу матур бина янәшәсеннән узганда ук ниндидер рәхәтлек кичереп, тереләсең. Рәхмәт яусын, өлкәннәргә аеруча кирәк пунктыбызны төзүчеләргә саулык, бәхет телибез.

Яңа ФАП төзелешенә республикадан 2 миллион 800 мең сум акча биргәннәр. Моннан тыш район да булышкан: 300 мең сумга тирә-юньне төзекләндергәннәр, койма бастырганнар, коммуникация челтәрләрен эшләгәннәр.

Пунктның эчке ягы да "көлеп тора": монда эшләүчегә, килгән кешегә дә җайлы, иркен, рәхәт.

Сездә бүген зур бәйрәм, бик кирәкле бина ачабыз. Исәнлек, өйләрегездә иминлек булсын, озак яшәгез,- диде муниципаль район башлыгы Наил Зарипов, бәйрәм уңаеннан тәбрикләү чыгышында.

Элек ФАПта эшләгән Хәтимә Хәсәншина да бик шат. Ул кызы язган шигырь сөйләп кинәнде.Янәшәдәге, 31 ел хезмәт иткән пунктның иске бинасы белән бүгенгесен чагыштырырлык та түгел, яңа бина үзе матур, үзе уңайлы, анда дарусыз да терелерсең. 28 ел стажлы шәфкать туташы Җитез Сафиуллина булганда бигрәк тә. Халык аны бик ярата, мактап туймыйлар. Җитез Югары Кәминкәдә һәм Кызыл Ярда яшәүче 344 кешегә медицина хезмәте күрсәтә икән. Көнме, төнме, авырулар янына кичекми килеп җитә.

Бәйрәмдә катнашучылар шундый мәһабәт ФАП төзеткән-төзешкән район җитәкчесе Наил Зариповка, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗевка, район үзәк больницасы җитәкчеләренә, юлчыларга, электрчыларга, газчыларга ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр.

Минем сүзләрне дә газетага языгыз,- дип, Сайбә Шәйдуллина бүгенгедәй рәхәт тормышның кадерен белергә чакырды. - Без черек бәрәңге, балтырган ашап та исән калдык. Мин мәктәптә укый алмадым, әмма укырга - язарга өйрәндем. Инде 60 ел бергә яшәүче, озак еллар чирле иремне карыйм. Тормыштан зарланмыйм. Ә хәзерге яшьләр бигрәк түземсез, шуңа гаҗәпләнәм. Сабыррак булырга кирәк. Түзмәслекмени?! Әнә нинди күркәм пункт та ясап куйдылар, анда эшләүче Җитезгә рәхмәтемне язмый калмагыз.

Районда киләсе елда да фельдшер-акушерлык пунктларының кайберләре яңарачак. Иске Котышта һәм Шешминкада врачлык амбулаторияләре үзгәртеп корыла. Халык сәламәтлеге - иң мөһиме.

Калган фотоларны фотогалереяда карап була.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined сәламәтлек