Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңү яулаучыларны искә алабыз

Бөек Җиңү бәйрәмен районыбызда 31 сугыш ветераны (2013тә - 37, 2012тә -45) каршылый. Сугыш михнәтләрен узган бабайларның иң яшь дигәннәре дә 85не узган картлар. Ил солдатларының бер өлеше бүген авыру, урын өстендә үк. Район хәрби комиссариаты быел бакый дөньяга күчкән Бөек Ватан сугышы ветераннары - Саминовкадан Гурий Иванов (Ульяновкада җирләнгән)...

Бөек Җиңү бәйрәмен районыбызда 31 сугыш ветераны (2013тә - 37, 2012тә -45) каршылый.

Сугыш михнәтләрен узган бабайларның иң яшь дигәннәре дә 85не узган картлар. Ил солдатларының бер өлеше бүген авыру, урын өстендә үк.
Район хәрби комиссариаты быел бакый дөньяга күчкән Бөек Ватан сугышы ветераннары - Саминовкадан Гурий Иванов (Ульяновкада җирләнгән) һәм Бәркәтә авылыннан Госман Гыймранов каберләренә ташлар ясатып кайтты.
Ватан сакчылары каберләре өстенә дәүләтнең соңгы бүләген Җиңү бәйрәме алдыннан урнаштырдылар.
Кара Чишмә авылыннан сугыш ветераны Харис бабай Баһманов та 90 яшенә бер ел кала, быел дөнья куйды. Фронтовик "Дан" ордены кавалеры, "Варшаваны азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" сугышчан медальләре белән бүләкләнгән иде.
Лашман урта мәктәбе укучылары Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә Җиңү бәйрәме уңаеннан концерт куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан