Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәрби хезмәттән качу – ир-егетне бизәми

Көзге чакырылышта армия хезмәтенә китәчәк егетләр өчен бәйрәм - "Никрутлар көне" оештырылды. Бәйрәм егетләрнең спорт буенча көч сынашуы белән башланды. Булачак солдатлар арасында гер күтәрү, противогаз кию, турникта тартылу, пневматик винтовкадан ату һәм автомат сүтеп - җыю буенча иң-иңнәре билгеле булды. Гер күтәрүдә - Бәхтияр Гатауллин (Лашман), пневматик винтовкадан ату...

Көзге чакырылышта армия хезмәтенә китәчәк егетләр өчен бәйрәм - "Никрутлар көне" оештырылды.

Бәйрәм егетләрнең спорт буенча көч сынашуы белән башланды. Булачак солдатлар арасында гер күтәрү, противогаз кию, турникта тартылу, пневматик винтовкадан ату һәм автомат сүтеп - җыю буенча иң-иңнәре билгеле булды. Гер күтәрүдә - Бәхтияр Гатауллин (Лашман), пневматик винтовкадан ату буенча - Ислам Хәлиуллин (Әмир), противогаз кию буенча Николай Филимонов (Ульяновка), турникта тартылу һәм автомат сүтеп-җыюда Александр Кузнецовларга (Ульяновка) тиңнәр булмады.

Булачак солдатларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров хәерле юл, исән-имин хезмәт итеп, ныгып, чын ир-егетләр булып кайтуларын теләде.

ТР хәрби комиссариатының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Дмитрий Палаткин никрутларны хезмәткә чакыру тәртибе белән таныштырды, спортны яраткан, тырыш егетләргә хезмәт итү җиңелрәк булуын да искәртте.

Көзге чакырылышта 44 райондашыбыз хәрби форма киячәк. 6 ноябрь көнне алты кешелек беренче төркем юлга кузгала. Соңгы төркем 22 декабрьдә китәчәк. Армия хезмәтенә алынучыларга кәрәзле телефон һәм кирәк-яраклар тутырылган юл сумкалары тапшырыла. Солдатларга ай саен 2 мең сум хезмәт хакы да биреләчәк.

-Мин армиягә теләп китәм, абый да хезмәт итте. Илне саклау - һәр ир кешенең изге бурычы ул. Һәм минем кайберәүләр кебек Казанда гына түгел, ә ерактарак хезмәт итәсем килә,- ди Лашманнан Дамир Гыйрфанов.
Ә бит безнең районда да хәрби хезмәттән качып йөрүче унлап егет бар икән. Мондый адым ир-егетне һич тә бизәми.

Кадрия Гамирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Көзге чакырылыш