Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәннең мактаулы гражданнары күбәйде

Район Советының чираттагы утырышында тагын ике якташыбызга "Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы мактаулы гражданины" дигән исем бирү турында карар кабул ителде. Хәзер бездә мактаулы гражданнар унау булды. Бу юлы бу исемгә мәгариф системасы ветераны Екатерина Ивановна Митяева һәм авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Минвәли Шәйхатдар улы Насыйров лаек булды. Екатерина Митяева...

Район Советының чираттагы утырышында тагын ике якташыбызга "Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы мактаулы гражданины" дигән исем бирү турында карар кабул ителде. Хәзер бездә мактаулы гражданнар унау булды.


Бу юлы бу исемгә мәгариф системасы ветераны Екатерина Ивановна Митяева һәм авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Минвәли Шәйхатдар улы Насыйров лаек булды.

Екатерина Митяева гомере буе Мордва Афонькәсе мәктәбендә укытучы һәм директор булып хезмәт куйды, педагоглар һәм гомумән район халкы арасында абруй казанды. Ул актив җәмәгать эше алып барды, үз вазыйфаларына җаваплы карады, башкаларга үрнәк булып торды.

Минвәли Насыйровны өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли. Ул Орджоникидзе исемендәге колхозны җитәкләде, аннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы булып эшләде, районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертте. Хәзерге вакытта Минвәли Шәйхатдар улы Лениногорск шәһәрендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кешеләр