Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләргә миллион сумлык дару бушлай бирелгән

2015 елның беренче яртысында рецепт буенча биреләчәк даруларга сентябрь аенда ук заявка бирелгән. Заявка биргәнче район үзәк больницасы врачлары үзара киңәшеп, кирәкле даруларның исемлеген төзи. Аннан соң аны үзгәртеп булмый. Тәртибе шундый. Федераль бюджеттан бирелүче бу даруларга ярты елга 3 миллион 816 мең 12 сум акча бүленгән. Бер айга рецепт...

2015 елның беренче яртысында рецепт буенча биреләчәк даруларга сентябрь аенда ук заявка бирелгән. Заявка биргәнче район үзәк больницасы врачлары үзара киңәшеп, кирәкле даруларның исемлеген төзи. Аннан соң аны үзгәртеп булмый. Тәртибе шундый.

Федераль бюджеттан бирелүче бу даруларга ярты елга 3 миллион 816 мең 12 сум акча бүленгән. Бер айга рецепт буенча 636 мең сумлык дару кайтачак. Алар 2015 ел өчен социаль пакеттан баш тартмаган 490 кешегә биреләчәк, ел дәвамында бу сан үзгәрергә мөмкин. Региональ бюджеттан да 768 мең 477 сумлык даруга заявка җибәргәннәр.
-Рецепт буенча бирелүче даруларны, гадәттә, ай башында, бер тапкыр китерәләр,- ди 46нчы даруханә мөдире Алсу Мортазина. - Дарулардан баш тарткан, ягъни социаль ярдәмне акчалата алучы инвалидларга бушлай дарулар тиеш түгел. Ә тормыш өчен мөһим булган дарулар белән генә яшәүчеләрне аннан өзмәскә тырышабыз. Бер айга 20 мең сумлык дару кирәк булган авыруларыбыз да бар.
Ел дәвамында, дарулар алырга хокуклы 530 инвалидка әлеге даруханәдән 16 мең 933 рецепт буенча 6 миллион 246 мең 765 сумлык дару бирелгән. Ноябрь аенда гына да 1972 рецептка 655 мең 358 сумлык дару алганнар.
Шикәр диабеты, бронхиаль астма белән авыручыларга һәм өч яшькәчә балаларга региональ бюджеттан бүленгән 1 миллион 641 мең 36 сумга ел дәвамында 3 мең 191 рецептны канәгатьләндергәннәр. Ноябрь аенда 392 рецептка 197 мең 246 сумлык дару бирелгән.
Алда әйтеп үткәнчә, районда бик кыйммәтле даруларга мохтаҗ җиде кешегә ноябрь аенда 10 рецептка 473 мең 422 сумлык дару кайткан. Ә ел дәвамында - 79 рецепт буенча 2 миллион 663 мең 739 сумлык.
Бала табу сертификаты буенча, 46нчы даруханә аша 303 рецептка 186 мең 932 сумлык дәвалау препаратлары бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан рецепт религия аптека Дарулар белән тәэмин итүне