Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр коронавирусны прививка ясатып кына җиңеп була, диләр

Тән температурасы күтәрелү, хәлсезлек, тын алуы авыраю, үзеңне начар хис итү һәм башка шундый симптомнарны бүген күп кеше белә. Илдә коронавирус авыруы көннән-көн аза бара. Медицина хезмәткәрләре дә һәрдаим саклану чараларын куллануның мөһимлеген искә төшереп торалар. Райондашларыбыз бу мәкерле чирдән арынуның нинди ысулларын куллана икән?

Әлфия Заһретдинова (Чирмешән авылы): - Безнең гаиләдә әлеге чирне йоктыручы булмады, Аллага шөкер. Вакцинация ясаттык, иң нәтиҗәле ысул шулдыр дип уйлыйм. Шулай да, бик кирәк булмаса, кеше күп җыела торган урыннарга бармаска тырышабыз. Прививка ясатсаң да саклануны онытмаска кирәк.

Рәшит Әсәдуллин (Туймәт авылы): - Коронавируска каршы прививканы күптән ясаттым. Әле көз җиткәч ОРВИ белән авырып алдым, беренче көнендә авыррак булса да, аннан соң үзе җиңелчә генә үтте. Моңа вакцинациянең файдасы булгандыр, мөгаен. Кая гына барсам да, битлек кияргә онытмыйм, машинамда кулларны тиз генә юып алу өчен антисептик та йөртәм. Кибетләрдә, больницада култыксаларга, перилаларга тотынмаска тырышам. Үзебезнең сәламәтлекне шулай кайгыртсак кына.

Ольга Сайгушева (Күтәмә авылы): - Үткән елда иремнең әнисе больницадан тыш пневмония белән авырды. Беләсезме, дарулар белән дәваланудан тыш, шундый көчле чир йоктыручылар янында ярдәм итүче, төшенкелеккә бирелмәс өчен үгетләп, дәртләндереп торучы да кирәк. Минемчә, коронавирусны ялгызың гына җиңеп чыгып булмыйдыр. Хәзер бөтен гаиләбез белән COVIDтан саклану өчен прививкалар ясаттык.

Ирина Нургатина (Чирмешән авылы): - Февраль аенда бераз авырып алдым, температурам күтәрелмәде, тик ис сизмәү, тәм тоймау кебек симптомнар шактый озакка сузылды. Үземчә коронавирусның җиңелчә формасы булгандыр дип фаразлыйм. Җәй көне вакцинация дә ясаттым. Тик ул бөтенләй чирләмәячәксең дигән сүз түгел, бары авыруны җиңелрәк үткәрергә ярдәм итәдер. Коронавирусны җиңү ысулларына килгәндә, минемчә, илнең чиген ябу иң мөһимедер. Әгәр халык чит илләргә чыгып йөрмәсә чир ул кадәр таралмас иде.

Татьяна Елистратова (Ульяновка авылы): - Минем фикеремчә, бу мәкерле чирне җиңүдә иң ышанычлысы – прививка. Шулай да, авырып китсәң, вакытны сузмыйча, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, өйдә үз-үзеңне дәвалап соңга калырга да мөмкин. 

Фәрит Исмәгыйлев (Чирмешән авылы): - Без сарымсак, суган, лимон, имбирь кебек халык ысулларын кулланабыз. Элек тә шулай эшләдек. Кеше арасына бик чыгып йөрмибез, табибларның барлык киңәшләрен дә үтәргә тырышабыз. Авырмас өчен, еллар белән сыналган халык киңәшләре иң нәтиҗәле чара дип уйлыйм. 

Быел 500 якташыбызга “больницадан тыш пневмония” диагнозы куелган. Ә “COVID-19”ны йоктыручылар саны 37гә җиткән. Район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина әйтүенчә, пандемия белән көрәштә иң үтемле ысул – коронавирустан вакцина ясату. Шулай ук үз-үзеңне саклау чараларын да онытмаска кирәк. Бүген больницада вакциналар бар, табиблар райондашларны прививка ясатырга өндиләр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев