Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр ешрак очрашырга килештеләр

Галиәскар Камал исемендәге театр бинасында "Чирмешәнлеләр" якташлык җәмгыяте чираттагы очрашуын оештырды. Тансык иде бу чара, республикада мондый якташлык җәмгыятен беренче булып оештырган чирмешәнлеләр соңгы берничә елда бераз сүлпәнәеп алды. Инде активлашырга исәпләре. -Әлегә 270 якташыбыз турында мәгълүмат базасы булдырдык, - ди җәмгыятьнең яңа рәисе Рушания Сәүбанова. - Бер-беребезне - районнан...

Галиәскар Камал исемендәге театр бинасында "Чирмешәнлеләр" якташлык җәмгыяте чираттагы очрашуын оештырды.


Тансык иде бу чара, республикада мондый якташлык җәмгыятен беренче булып оештырган чирмешәнлеләр соңгы берничә елда бераз сүлпәнәеп алды. Инде активлашырга исәпләре.

-Әлегә 270 якташыбыз турында мәгълүмат базасы булдырдык, - ди җәмгыятьнең яңа рәисе Рушания Сәүбанова. - Бер-беребезне - районнан Казанга килеп яшәүче татар, чуваш, рус, мордва милләте вәкилләрен барлауны дәвам итәчәкбез, бу бик кирәк. Берләшеп, Чирмешәнебезне таныту, ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтү мөһим.

Туймәттә туган, бүген Казан һөнәрчелек техникумы директоры Рушания Кыям кызы әлеге җаваплы вазыйфада да сынатмас. Тәҗрибәле, максатчан, сүзе үтә торган, актив кеше ул. Якташыбыз җитәкләгән техникум соңгы берничә елда гына да 16 грантка ия булган, башка казанышлары да күп.

-Билгеле, бөтен эшне Рушаниягә генә аударып калдырмыйк, аңа актив булышчылар кирәк, - диде очрашуда катнашкан мәртәбәле җитәкче - Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров. -Эшнең элеккеге һәм яңа формаларын да кулланыйк. Җәмгыятебезгә яшьләрне күбрәк җәлеп итик. Безнең Ассоциация быел иң яхшы якташлык җәмгыятьләрен тулаем бер миллион сумлык грантлар белән бәяләячәк, ул яхшы ук стимул булыр. Ә районыбыз алга барсын.

150гә якын кеше катнашкан очрашуда туган ягыбызны алга җибәрү, элеккеге казанышларны кире кайтару кирәклеге хакында да әйттеләр. Сер түгел, терлекчелек һәм игенчелек тармакларындагы күрсәткечләребез республика күләмендә мактанырлык түгел. Эшләребезне җайлау - барыбызның да бурычы. Районыбыз янә мактаулылар санында булыр, үз сүзен әйтер әле дип ышанабыз. Безнең якташлар булдыклы, әнә бүгенге чарага да дистәләп галим, артист, эшкуар, җитәкчеләр килгән. Дәрәҗәле, билгеле шәхесләр. Яр Чаллы, Түбән Кама якташлык җәмгыятьләре вәкилләре дә монда.

Галиәскар Камал театры фойесында бүген Чирмешән турында, дуслык, туганлык турында җырлар яңгырады. Аеруча "Умырзая" ансамблебез бәйрәмгә ямь өстәде. Казанда югары сәхнәләр тотучы яшь җырчыларыбыз чыгышын тыңлап та хозурландык. Үзәк ашханәбез барча кунакларны тәмле ризыклар белән сыйлады. Сүз уңаеннан, очрашуга безнең районнан кырыклап кеше барган иде. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина Казанда яшәүче якташларыбызга, җәмгыять җитәкчелегенә сәлам җиткереп, бүләкләр дә тапшырды. Бу кичтә район турында фото һәм район авыллары тарихын чагылдырган китаплар куелган стендларны кызыксынып карадылар.

Очрашуга килгән якташлар спектакль карап та ял иттеләр. Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Җанкисәккәем" спектаклендә якташыбыз - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, инде мәрхүм Наил Шәйхетдиновның кызы - Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинованың да катнашуы - безгә дә дәрәҗә.

Районнан читтә яшәсәләр дә, якташларыбыз туган җиребез белән элемтәләрне өзмиләр, алар мондый очрашуларны дәвам итү яклы. Бер очрашу - үзе бер гомер.

Көзен якташларны тагын бер очрашу көтә - анысын зуррак масштабта, күбрәк кеше катнашында уздыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined