Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндәге Сабантуйда иң матур өйчеккә Гран-при бирделәр

Район Сабан туенда игенчелектә, язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча “ЧИРМЕШӘНАГРО”дан тракторчы Александр Беззубов – кыр батыры, ә көрәштә Туймәттән Марат Кәримов баш батыр буларак бүләкләнделәр.

Чирмешәндә  быел узган район Сабан туе күңелләрдә  озак, матур хатирә булып сакланыр.  Мәйдан бизәлеше, бүләкләр  затлылыгы,  көннең матурлыгы,  халыкның, бүләкләнүчеләрнең күплеге ягыннан аңа яхшы бәя куярлык. Хәер, һәркемнең үз фикере.

Бик күркәм, купшы, колачлы хореографик композициядән соң, флаглар күтәрелгәч, сүз муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга бирелде.

  • Бу бәйрәмне халык гел түземсезлек белән көтеп ала. Монда төп кешеләр – җирдә эшләүчеләр, ипи үстерүчеләр, - диде ул үз чыгышында.

Быел бәйрәм ачылышында тәкъдим ителгән композициядә 300 дән күбрәк кеше катнашты. Авыл җирлекләре вәкилләре, спортчылар, кадетлар, үзләрен күрсәтеп дигәндәй, мәйдан буйлап үттеләр.

Чирмешәнлеләргә Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов Татарстан Президенты исеменнән котлау ирештерде.

“ЧИРМЕШӘНАГРО“ җәмгыяте быелгы район Сабан туенда еш телгә алынды. Хуҗалык язгы чәчүне беренче башлап, беренче төгәлләде дә. Аннары да техникаларын кырдан кайтармадылар, чәчүлекләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр.

Бөртеклеләр чәчү нәтиҗәләре буенча “ЧИРМЕШӘНАГРО“га беренче урын, бүләкләр бирделәр. Бу хуҗалык механизаторы Александр Беззубов кыр батыры буларак хөрмәтләнде.

“Күтәмә АГРОфирмасы“ җәмгыяте – икенче, “Сөлчә“ - өченче урыннарда.

Районның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүчеләр түбәндәгеләр: “Әккәрәй“ - беренче, “Ильхан“ - икенче, “БИО-АГРО“ - өченче.

Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында Илгизәр Фәтхетдинов КФХсы – беренче, Йосып Фәрхетдинов – икенче, Висхан Тепсуркаев – өченче урыннарда.

Аларга, хуҗалыклар  җитәкчеләренә һәм  белгечләренә, аерым механизаторларга, мәйданга чыгарып, бүләкләр тапшырдылар. Гомумән, бәйрәмдә  бүләкләнүчеләр күп булды.

Быелгы Сабан туенда иң яхшы шатер, өй, милли  почмак бизәүчеләрне дә билгеләделәр. Бу  бәйгедә Түбән Кәминкә авыл җирлеге  Гран-прига, суыткычка ия булды. Комиссия Ульяновка авыл  җирлеген – беренче, Лашманны - икенче, Мордва Афонькәсе җирлеген өченче урыннарга  лаек дип тапты. Башка номинацияләрдә дә җиңүчеләрне ачыклап, бүләкләр тапшырдылар.

Сабантуйны оештыруда, бүләкләр алуда булышкан, бәйрәм мәшәкатьләрендә, хәстәрендә булган нефтьчеләргә, эшкуарларга, оешмаларга,  комиссия әгъзаларына, мәйданны әзерләүгә өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт.

Йөзләгән кеше  Сабантуй ачылышына кадәр атлар чабышын күзәтеп тәэсирләнде. Бу хакта гел кабатлыйбыз – чабышлар өчен бездә ипподром сыман менә дигән урын бар. Биредә иркен, җайлы.

16 ат дүрт төркемдә  стартка чыкты. Чиста һәм ярымчиста  токымлы атлар төркемендә Урфан Мөслимов чаптырган “Сандра”(Чирмешән) финишка беренче килде. Җигүле атлар өчәү иде. Бу  төркемдә Әлки районыннан килгән “Ниаполь Янк Аш”ны (хуҗасы Гомәр Баһавиев) уза алмадылар.

Җирле атлар, алар  барысы  8 иде, ике төркемгә бүленде, 1 километр 50 метр арада ике  тапкыр чабып, беренчесендә Түбән Кәминкәдән “Буян” (җайдагы Геннадий Меньшиков), икенчесендә Туймәттән “Кызым” (җайдагы Эдуард Митрофанов) беренче булдылар.

-Безнең фермер хуҗалыгында атлар һәм тайлар 40 баш ук, - ди  җигүле атлар  төркемендә икенче урын  алган 6 яшьлек “Зажигалка”  (җайдагы Антон Абаньков) хуҗасы Фәнил Нәширванов. –Аларны 100гә җиткерергә  хыялланам. Бүген  ике атыбыз Нурлат Сабан туенда.

Әлкиле  Гомәр Баһавиев безгә килгән “Ниаполь Янк Аш”ы Казан, Әлмәт, Ульяновск ипподромнарында чапкан, призлы урыннар яулаган. Аны  бары чабышларга гына йөртәләр икән.

Татар  халкының  милли бәйрәмендә көрәш, сүз дә юк, иң мөһиме. Быел да бил алышучылар күп иде. Баш батыр  булып Туймәт  егете,  Әлмәттә эшләүче 22 яшьлек Марат Кәримов калды, зур  туңдыргыч һәм тәкә белән бүләкләнде. Башкаларны да бүләксез  җибәрмәделәр. Мәйданда оештырылган  уеннарда яше-карты мәш килде, бүләк алды, ә үзен ваттырасы, бирттерәсе килмәгәннәр барын да трибуна утыргычыннан гына күзәтте, бәя куйды.

Сүз уңаеннан, район  Сабан туеның 2018 елдагы абсолют  батыры Пунхан Наджафов быел 75  килограммга  кадәр авырлыктагы көрәшчеләр арасында икенче урында.

Соңгы елларда  районда  милли  көрәшне пропагандалау буенча конкрет  эш башкарыла, зур-зур  ярышлар үтә, өметле көрәшчеләр үсә.  

Сабантуйлар тәмам булды, әмма  мәйданда бүләкләр калды –колга башына эленгән затлы әйберләрнең, бик тырышсалар да, берсен дә аска төшерә алмадылар. Әллә колга бик озын булды, әллә кипшенеп өлгермәде...

 

 

Чирмешәндә - Сабан туе-2019. Ат чабышлары (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Чирмешәндә - Сабан туе-2019. Бәйрәм ачылышы (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Чирмешәндә - Сабан туе-2019. Алдынгыларны бүләкләү (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Чирмешәндә - Сабан туе-2019. Ярыш мизгелләре (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй