Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә зур бәйрәм оештырып балаларның күңелләрен күтәрделәр

Инвалидлар декадасы кысаларында район үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен зур бәйрәм ясадылар. Районда физик мөмкинлекләре чикле 60 бала бар. Кызганыч, чарада аларның барысы да катнаша алмады. Ә килүчеләр елдагыча рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар. Кичәне муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина ачып җибәрде, балаларга һәм алар белән килгән әти-әниләренә,...

Инвалидлар декадасы кысаларында район үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен зур бәйрәм ясадылар.

Районда физик мөмкинлекләре чикле 60 бала бар. Кызганыч, чарада аларның барысы да катнаша алмады. Ә килүчеләр елдагыча рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.
Кичәне муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина ачып җибәрде, балаларга һәм алар белән килгән әти-әниләренә, әбиләренә исәнлек, сабырлык, шатлык теләде.
Сабыйларны район мәдәният йорты каршындагы түгәрәкләрдә һәм балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар үз чыгышлары белән сөендерделәр.
Бәйрәмгә чакырылган балалар да, авырулары турында онытып, төрле уеннарда, конкурсларда бик теләп катнаштылар, откан бүләкләренә чын күңелдән шатландылар.
Бәйрәм сыйлы өстәлләр артында үтте, балаларга азык-төлек пакетлары да тапшырдылар.
Бәйрәм мизгелләрен сүрәтләүче фоторәсемнәр белән сайтның "Фотогалерея" бүлегендә танышырга мөмкин.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined инвалид балалар