Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә начар ягулык салмыйлар

Район территориясендә урнашкан ягулык станцияләрендә сатылучы ягулыкка җитди дәгъвалар юк. Елдагыча, ноябрь аенда республикада ягулык сыйфатын тикшерү буенча айлык узды. Аның барышында белгечләр кайбер АЗСларда сыйфатлы ягулык белән тәэмин итү таләпләрен бозу фактларын ачыклаганнар. Әйтик автомобиль бензины яисә дизель ягулык урынына судно яисә мич ягулыклары саткалаганнар икән (бу хәл бездә...

Район территориясендә урнашкан ягулык станцияләрендә сатылучы ягулыкка җитди дәгъвалар юк.

Елдагыча, ноябрь аенда республикада ягулык сыйфатын тикшерү буенча айлык узды. Аның барышында белгечләр кайбер АЗСларда сыйфатлы ягулык белән тәэмин итү таләпләрен бозу фактларын ачыклаганнар. Әйтик автомобиль бензины яисә дизель ягулык урынына судно яисә мич ягулыклары саткалаганнар икән (бу хәл бездә булмаган).
Судно ягулыгы пароходларда, корабларда кулланыла, ул составында күкертнең күп булуы белән аерылып тора.
Мич ягулыгы мичләрдә яндырып, җылы алыр өчен файдаланыла. Аның составында да күкерт күп. Аларны, нигездә, литрын 25-26 сумнан саталар.
Кайбер машина хуҗалары транспортларына югарыда әйтелгән ягулыкны сала. Нәтиҗәдә әйләнә-тирә мохитка зыян килә. Машиналарның двигательләренә дә зыян салалар.
"Татнефтепродукт" холдинг компаниясенең "Нурлатнефтепродукт" филиалына караучы, Чирмешәндәге ягулык салу станциясенең өлкән операторы Дамир Гыйләҗев әйтүенчә, биредә тикшерүләр еш була. Әлегә кадәр бер инстанция дә дәгъва белдермәгән. Айлык кысаларында да, "Татнефтьинспекция"дән килеп, һәр төр продукцияне анализга алганнар. Тикшерү беркетмәләре кайткан да. Ягулык ГОСТ таләпләренә туры килә. Барлык мәгълүмат стендларда күрсәтелгән, һәр кеше алар белән таныша ала.
Шәхси ягулык салу станцияләрендә сатылучы ягулыкның да сыйфатын контрольдә тоталар. Мәсәлән, шәхси эшмәкәр "Плеханов" АЗСын һәм "Шатлык-ойл" ягулык салу станцияләрен даими тикшерәләр. Аларның хуҗалары әйтүенчә, әлегә кадәр ягулык сыйфатына дәгъва белдерүче булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан бензин АЗС автомобиль юлларында транспорт хәрәкәте чикләнде.