Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә кышын да агач утырталар

Чирмешәннең үзәгендә чыршылар саны көннән-көн арта бара. Декабрь ае булуга карамастан, нефтьчеләр, оешмалар ярдәме белән бу эш дәвам итә. - Бу ай башына кадәр Жиңү паркы территориясендә, күл тирәсенә 530 төп чыршы утырттык,- ди муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. - Үткән атнада тагын 200гә якын чыршы питомниктан район үзәгенә...

Чирмешәннең үзәгендә чыршылар саны көннән-көн арта бара. Декабрь ае булуга карамастан, нефтьчеләр, оешмалар ярдәме белән бу эш дәвам итә.


- Бу ай башына кадәр Жиңү паркы территориясендә, күл тирәсенә 530 төп чыршы утырттык,- ди муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. - Үткән атнада тагын 200гә якын чыршы питомниктан район үзәгенә "күченде".
Әлеге эш дәвам итә. Быел 1000 төп чыршы утырту каралган. Бу Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында да планлаштырылган эш. Кайберәүләр: "Хәзер утырткан агачлар китәрме икән?" - диләр. Әмир Могыйзов әйтүенчә, узган елны ноябрь аенда туң җиргә утырткан агачларның барысы да тамыр җибәргән. Хәзер агачларның йокыга талган чагы. Алар яз көне генә уянып, үсеп китәчәкләр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined агач