Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә Кыш бабай ветераннарны да биетте

Районыбызның йөзләп хезмәт ветеранын Чыршы бәйрәменә чакырдылар. Яшьләрнең ял итү үзәге фойесында алар өчен табын да көйләнде. Иске Элмәле авылыннан Николай Бодрягин һәм Иске Котыштан Константин Митякиннарның бәйрәм башында ук сөйләшер сүзләре бетмәде. Алар икесе дә озак еллар зоотехник булып эшләгән, хезмәттәшләр. "Большевик", Чапаев исемендәге колхозларның көчле, ферма биналарында терлекләрнең...

Районыбызның йөзләп хезмәт ветеранын Чыршы бәйрәменә чакырдылар. Яшьләрнең ял итү үзәге фойесында алар өчен табын да көйләнде.

Иске Элмәле авылыннан Николай Бодрягин һәм Иске Котыштан Константин Митякиннарның бәйрәм башында ук сөйләшер сүзләре бетмәде. Алар икесе дә озак еллар зоотехник булып эшләгән, хезмәттәшләр. "Большевик", Чапаев исемендәге колхозларның көчле, ферма биналарында терлекләрнең меңәрләгән баш исәпләнгән заманында.
-Ул вакытта без Бөгелмәгә малларны күп ташыдык. Николай белән анда еш очраша идек. Болай да киңәш-табыш итешеп, гел бергә яшәдек,- ди Константин Митякин. -Менә шул вакытларны искә алып утырабыз әле. Бигрәк кызык иде бит. Колхозда эшләгән кешенең кадере бар иде. Әле дә хәтерлим, безнең хуҗалыкта сыер савучылар арасында ярыш оештырып 10 көн саен премия бирәләр иде. Беренче урынга - 15-20, икенчегә - 10, өченчегә 5 сум. Бозау караучыларга да шулай. Котышны ул вакытта данлыклы рәисебез Николай Дрикин җитәкләде.
Табыннар янына менә шундый уңганнар, эш диеп янып-көеп йөргән якташларыбыз чакырылган. Район ветераннар советы рәисе Мәсхүт Шәфыйков әйтүенчә, бәйрәмдә һәрбер авыл җирлегеннән вәкил бар.
-Әлеге очрашу сезгә күрешергә, хатирәләр яңартырга бер форсат. һәрвакыт үрнәк яшәгән сезнең буынга без бүген иң мөһиме - сәламәтлек телибез, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина ветераннарны Яңа ел белән котлап.
Кыш бабай белән Кар кызы әби-бабайларны тик тотмады: берәүләрне шигырь сөйләтте, икенчеләрне заманча көйләргә биетеп, бүләкләр белән дә сөендерде.
-Кыш бабайдан күптән болай бүләк алганым юк иде,- ди Туймәттә 35 еллап машина йөртүче булып эшләгән 75 яшьлек Мөҗип абый Кәримов. -Бәйрәм бик кызык, күңелебез булды: очраштык, сөйләштек. Без бит социализм чорында яшәгән кешеләр. Авыл хуҗалыгы өчен борчылабыз. Дәүләт авылны онытмасын иде дигән теләгебез бар.
Чыршы бәйрәмендә ветераннарга күчтәнәч-пакетлар да тараттылар. Анысы район башлыгы Наил Зариповның әби-бабайларга Яңа ел бүләге.
Автор фотолары.
Бәйрәм күренешләрен сүрәтләүче фоторепортаж белән сайтның "фотогалерея" бүлегендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Кыш бабай