Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә көнкүреш калдыкларын ничек җыю җайлырак?

Чирмешәнлеләр каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыюга өйрәнеп тә бетте - график буенча билгеләнгән көнне капчыкларны капка төбенә чыгарып куялар да, аларны алып китәләр. Чүп-чар җыю белән шөгыльләнүче оешма кайбер урамнарга заманча контейнерлар куйды. Алар бик җыйнак, ипле, өсләре ябулы-капкачлы. Әкренләп аны башка урамнарга да куярга уйлыйлар. Бу эшне оештыручы җәмгыять...

Чирмешәнлеләр каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыюга өйрәнеп тә бетте - график буенча билгеләнгән көнне капчыкларны капка төбенә чыгарып куялар да, аларны алып китәләр.


Чүп-чар җыю белән шөгыльләнүче оешма кайбер урамнарга заманча контейнерлар куйды. Алар бик җыйнак, ипле, өсләре ябулы-капкачлы. Әкренләп аны башка урамнарга да куярга уйлыйлар. Бу эшне оештыручы җәмгыять әлеге уңайдан халык фикерен белергә тели. Сорашуыбыз шул хакта.

Гөлүзә Ногманова (Мирсәет Кәбиров урамы): -Капчыкны вакытында чыгарып куя алсаң бик яхшы, аны алып китәләр, ә инде контейнерларга үз вакытың белән итеп салырга була, анысы уңайлы. Мин моңа каршы түгел, әгәр контейнерларны вакытында бушатсалар, тулып, ташып, чүп тузылып ятмаса, билгеле. Элек тә безнең янда контейнерлар торды.

Марат Гомәров (Кояшлы урамы): -Без ул этапны уздык инде, мин моңа каршы. Бик уңайлы бит капчыкта җыю, эшкә киткәндә чүпне чыгарып куябыз да, кайткан җиребезгә алып киткән булалар, чүп җыючыларга рәхмәт, бик яхшы эшлиләр. Бездә урамнар тар, контейнерлар куярга иркен урыннар юк, берәүнең дә үз капка төбенә куйдырып урам чүбен җыясы килми.

Ирина Разукова (Курасанов урамы): -Миңа капчыкларда җыю ошый, вакытында алып китәләр, бик җайлы. Контейнерлар тирәсендә пычрак булачак, чүпне барысы да капкачын ачып, эченә салмый, төрле кеше бар, кырыйга гына ташлап та китәләр. Кайберәүләр балаларын гына җибәрә, контейнерга аларның буйлары да җитми.

Гөлүсә Җәмилова (Утыз Имәни урамы): -Кирәкми контейнерлар, чүпне капчыклар белән җыюлары безгә бик ошый. Барысы да контейнерларны ачып чүпне эчкә салмаячак, узган-барган да чүп-чарны шунда ташлап калдырачак. Контейнерлар торганда бөтен урам буйлап чүп җыя идек.

Михаил Сергеев (Нагорный урамы): -Заманча, өсте ябулы контейнерлар куйсалар, тулгач бушатсалар, без бик шат булыр идек. Капчыкларны чыгарып куябыз, кайбер көннәрдә чүп җыючы машина төштән соң гына килә, аларны каргалар, этләр ертып бетерә.

Ирина Суворова (Октябрь урамы): -Каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыя башлагач урамыбыз чистарды. Халык чүп җыючы машинаның кайчан киләсен белә, вакытында чыгарып куябыз да алып китәләр. Элек, контейнерлар торганда, бөтен чүп урамга, бакчаларга очып тарала иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined капчык