Чирмешәндә халыкны эшле итү юлларын эзлиләр
Бүген районда 368 кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шул исәптән 200гә якыны - шәхси эшмәкәрләр. Шушы көннәрдә район хакимиятендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, агентлыкның белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында узган киңәшмәдә Чирмешәндә кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеш юллары турында сүз барды. -Сезгә килүебезнең...
Бүген районда 368 кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шул исәптән 200гә якыны - шәхси эшмәкәрләр.
Шушы көннәрдә район хакимиятендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, агентлыкның белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында узган киңәшмәдә Чирмешәндә кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеш юллары турында сүз барды.
-Сезгә килүебезнең төп максаты - район белән танышып, бирегә инвесторларны җәлеп итү мөмкинлеген тикшерү. Бүген районның икътисады, нигездә, нефть компанияләре исәбенә формалаша, ә сезгә башка тармакларны да үстерергә кирәк,- диде үз чыгышында Линар Габделнур улы. -Моның өчен мөмкинлекләр бар. Башка кайбер районнар белән чагыштырганда, Чирмешәндә инфраструктура нык үскән. Бүген төп юнәлешләрне билгеләп, эшне шул өлкәдә оештыру сорала.
Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе район эшмәкәрләрен ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды.
Бүген район эшмәкәрләренең күпчелеге алу-сату белән шөгыльләнә, төзелеш, юл төзелеше белән шөгыльләнүчеләр бар, ә менә җитештерү - юк дәрәҗәдә.
-Районның ресурслары, иң мөһиме - эшләргә теләк белдерүче кешеләр бар,- диде киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Наил Зарипов та. -Бездән урыннарда эшне оештыру таләп ителә. Булган мөмкинлекләрдән файдаланырга, инициативалы кешеләргә ярдәм итәргә кирәк.
-Без төзелеш, ремонт эшләре башкарабыз,- ди "Чирмешән коммуналь-төзелеш предприятиесе" җитәкчесе Фәрхад Мортазин. - Барлык материалларны читтән сатып алырга туры килә, алай кыйммәткә төшә, ә аларны үзебездә җитештерсәк яхшырак булыр иде.
Бу сүзләр белән башкалар да килеште. Авыл районы булгач, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү тармагын үстерү мөмкинлеген карарга иде, дигән фикерне дә күпләр хуплады.
Линар Якупов билгеләгәнчә, эшмәкәрлек үсешендә төзелеш материаллары җитештерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү бүген иң отышлы, иң уңай, иң киң таралган тармаклар. Эшмәкәрләргә шул юнәлештә ныграк эшләү зарур.
-Ләкин барысы да, беренче чиратта, үзегездән тора. Без сезгә булышырга әзер,-диде Линар Якупов. - Республикада эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән бик күп программалар эшли, сезгә аларда активрак катнашырга киңәш итәм.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев