13 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Чирмешән мәчете картлары бүләкләр өләштеләр
Чирмешән мәчете картлары, фитра сәдакасыннан кергән акча хисабына, район үзәгендә яшәүче авыр хәлдә калган, йөри алмаучы, физик мөмкинлекләре чикле якташларыбызга Яңа ел күчтәнәчләре әзерләделәр, сигез кешегә азык-төлек пакетлары өләштеләр. Җиңү бәйрәме алдыннан да мондый пакетлар белән алты якташыбызны сөендергән идек. Инде шактый еллар түшәктә ятучы, энесе Таһир, килене Миңсылу карамагында...
-
Тиешсез җирдә тәмәке тарткан чирмешәнле штраф түләячәк
Җәмәгать урыннарында тәмәке тартып, табакка каршы законны бозган чирмешәнле Т.ны 1 мең сумга штрафка тартканнар. Әлеге закон 2013 елның 1 июненнән үз көченә керде. Ләкин әлегә хәтле Чирмешән муниципаль районы территориясендә бер генә тәмәкечегә карата да беркетмә төзелмәгән, алар бары кисәтелгән генә. -Узган атнада 1 нче Чирмешән урта мәктәбе территориясендә...
-
Чирмешәндә халыкны эшле итү юлларын эзлиләр
Бүген районда 368 кече эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шул исәптән 200гә якыны - шәхси эшмәкәрләр. Шушы көннәрдә район хакимиятендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, агентлыкның белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында узган киңәшмәдә Чирмешәндә кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеш юллары турында сүз барды. -Сезгә килүебезнең...
-
Чирмешәндә өйләнешүчеләр дә, аерылышучылар да арта
2014 елның тәүге туе 10 январьдә булып, бу көнне ике пар кавышкан. Үткән ел район ЗАГС бүлеге 129 парның никахын теркәгән, шуларның алтысы әле декабрьдә генә гаилә корган. 2012дә кавышучылар саны 11гә азрак булган. Район ЗАГС бүлеге 2013 елда 226 балага туу турында таныклык тапшырган. Ә 2012дә туучылар саны 15кә...
-
"Безнең Чирмешән" газетасы конкурс игълан итә
"Безнең Чирмешән" район газетасы сайты үз укучылары арасында бәйге игълан итә. "Минем әнием - дөньядагы иң яхшы әни" дип исемләнгән конкурста мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә катнаша ала. Иң мөһиме - дөньядагы иң изге күңелле, иң шәфкатьле, иң уңган, иң якын кешеләребез, алар кылган матур гамәлләр турында хат юлларга кирәк....