Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә ел башында ике мунча янган

Январь каникуллары ахырында районда ике мунча янган. Аның берсендә ут мич морҗасыннан, икенчесендә электр үткәргечләреннән чыккан дип фаразлыйлар. Шулай итеп, быел тәүге тапкыр янгын сүндерү машиналарын 10 январь көнне кузгатырга туры килә: Яңа Элмәледә төнге икеләр тирәсендә берәүләрнең мунчасына ут каба. Нәтиҗәдә, әлеге корылманың түбәсе, түшәме янган, мунчаның эчке ягына...

Январь каникуллары ахырында районда ике мунча янган. Аның берсендә ут мич морҗасыннан, икенчесендә электр үткәргечләреннән чыккан дип фаразлыйлар.

Шулай итеп, быел тәүге тапкыр янгын сүндерү машиналарын 10 январь көнне кузгатырга туры килә: Яңа Элмәледә төнге икеләр тирәсендә берәүләрнең мунчасына ут каба. Нәтиҗәдә, әлеге корылманың түбәсе, түшәме янган, мунчаның эчке ягына да зыян килгән. Янгын күзәтчелеге хезмәтенең райондагы белгечләре ут казасы морҗаның төзек булмавы сәбәпле чыккан, диләр. Икенче көнне Чирмешәндә дә бер мунчада ут чыга. Бәхеткә, монда ул зур зыян салырга өлгерми: ишегалды гына яраксызга әйләнә. Бу бәланең сәбәбе исә - электр үткәргечләрдәге кыска ялганыш.
-Мондый хәлләр булмасын өчен мичләрнең, морҗаларның төзеклеге шарт. Мичләрне артык кыздырмаска һәм караучысыз калдырмаска кирәк. Үзең анда-монда киткәндә, аның сүндерелгәнлегенә кат-кат инану зарур. Электр чыбыклары да искерә, аларны вакытында алыштыруың хәерле,- ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең баш белгече Андрей Фомин.
Узган, 2014 елда районда 12 янгын теркәлгән ( 2013тә - 18). Аларның күбесе электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен санга сукмау, ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан. Былтыргы ут казаларында ике кеше сәламәтлегенә зыян килгән. Берәүнең аяклары, икенче кешенең бите һәм кулы утта пешкән. Шөкер, узган ел янгыннарда үлүчеләр булмады ( 2013тә ут казасында бер кешенең гомере өзелгән иде).
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан пожары электричество