3 декабрь 2014 яңалыклары
-
“Безнең Чирмешән“ газетасына ташламалы бәядән язылыгыз
5нән 15 декабрьгә кадәр Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге үткәрелә. Бу көннәрдә "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасына язылу бәясе 24 сум 60 тиенгә түбәнрәк, ягъни аңа 419 сум 40 тиенгә язылып була. Элемтә бүлекчәләрендә сезне көтәләр!
-
Бәркәтә мәктәбендә ашлар да, салатлар да тәмле
Бәркәтә мәктәбе ашханәсендә уку көннәрендә 86 балага аш пешерәләр. Бүгенге менюда - борчак ашы, чәй һәм ипи. Кичә макарон һәм сосиски белән дә сыйлаганнар. -Кишер һәм суган үзебезнеке,- ди пешекче Рәмзия Бикбова. - Бәрәңгене әти-әниләр дә китерә, аны мәктәп бакчасында да үстердек. -Ашлар тәмле, салатлар да әзерлиләр,- ди Рузилә Гыйнванова,...
-
Чирмешәндә “Бердәм Россия“нең бердәм кабул итү көне үтте
"Бердәм Россия" сәяси партиясе гражданнарны бердәм кабул итү көнендә райондагы җитәкчеләргә 80ләп кеше мөрәҗәгать иткән. Бу көнне район башлыгы Наил Зариповка 18 кеше үзенең гозерен җиткергән. Берәүләргә матди ярдәм кирәксә, икенчеләр юридик ярдәм сораган. Кара Чишмә мәктәбенең газ казаны нык тузган, аны яңарту сорала икән. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә...
-
Кара Чишмәгә өч солдат кайтты
1 декабрь көнне районнан берьюлы 8 егет армия хезмәтенә китте. Нәкъ шул көнне дүрт райондашыбыз ил алдындагы изге бурычларын үтәп кайткан. Иң кызыгы - алар дүртесе дә бер көнне киткәннәр, бергә хезмәт иткәннәр, бергә кайтканнар. Һәм тагын, егетләрнең өчесе - Илмир Билалов, Илгизәр Хөснуллин, Динар Шәфыйков - Кара Чишмә авылыннан,...