Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә белгечләргә кытлык

Шушы көннәрдә район җитәкчесе Наил Зарипов һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Казанның аграр уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу уздырды. Әлеге чараның төп максаты - яшь белгечләрне авылга җәлеп итү. Район башлыгы студентларны районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды, булачак белгечләрнең районда яшәү һәм эшләү шартлары турында сөйләде. Студентлар...

Шушы көннәрдә район җитәкчесе Наил Зарипов һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Казанның аграр уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу уздырды.

Әлеге чараның төп максаты - яшь белгечләрне авылга җәлеп итү.
Район башлыгы студентларны районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды, булачак белгечләрнең районда яшәү һәм эшләү шартлары турында сөйләде.
Студентлар каршында хуҗалыклар җитәкчеләре дә чыгыш ясады.
Бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 35 белгеч кирәк, һәр хуҗалыкта диярлек агрономга, зоотехникка, ветврачка, инженерга кытлык кичерәләр.
Районда "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыяте генә кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Югыйсә авыл хуҗалыгы белем бирү учреждениеләрендә, очрашуда да әйтелгәнчә, байтак якташыбыз һөнәр үзләштерә. Әйтик, аграр университетта гына да - 52, ветеринария академиясендә 9 райондашыбыз укый. Студентлар арасында Чирмешән, Утыз Имән, Ивашкино, Иске Үтәмеш, Иске Кади, Кармыш, Туймәт, Бәркәтә, Лашман, Әккәрәй, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә авыллары егетләре һәм кызлары бар.
Кызганыч, соңгы елларда, авыл хуҗалыгында җиң сызганып эшләрдәй якташларыбызның берничәсе генә районга кайтты. Бүген белем эстәүчеләре нинди карарга килер?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан