Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән йөртүчеләре тәгәрмәчләрен алмаштыра

Өлгеррәк машина йөртүчеләр беренче бозлавыкларга кадәр үк автомобильләренә "тырнаклы" көпчәкләр куйды. Кышка керер алдыннан белгечләр техникаларның башка урыннарын да "капшап" чыгарга киңәш итә. Автосервиста эшләүче бер якташыбыз кышкы яңа резиналарны салкыннарга кадәр үк, иртәрәк куеп йөрергә кирәклеген әйтә. Бу "шипы"лар урынына утырсын өчен мөһим икән. Карлар яуганчы, чиста асфальтта машинаңны...

Өлгеррәк машина йөртүчеләр беренче бозлавыкларга кадәр үк автомобильләренә "тырнаклы" көпчәкләр куйды. Кышка керер алдыннан белгечләр техникаларның башка урыннарын да "капшап" чыгарга киңәш итә.

Автосервиста эшләүче бер якташыбыз кышкы яңа резиналарны салкыннарга кадәр үк, иртәрәк куеп йөрергә кирәклеген әйтә. Бу "шипы"лар урынына утырсын өчен мөһим икән. Карлар яуганчы, чиста асфальтта машинаңны жәлләп кенә, кисәк тормозларга басмыйча, "буксовать иттермичә" 200ләп километр узсаң яхшы, ди. Сүз уңаеннан, бу көннәрдә район үзәгендәге кибетләрдә, 14ле "Жигулига", әйтик, кышкы резина (камерасыз) 1800 сумнар чамасы тора. Автосервисларда бер җәйге резинаны дискадан салдырып кышкыларны кидерү 150 сумнар тирәсе. Иң гади дискагы резина кую 80 сум сорый. Инде әзер тәгәрмәчләрне алмаштырганда (алу-кую), бер болт сүтү10 сум исәбеннән бара икән.
-Кышка керер алдыннан акумуляторларны да карап алырга кирәк. "Үләм-үләм" дип эшләгән батарея белән суыкларда машинаңны кабыза алмыйсың,- ди тагын бер әңгәмәдәшебез, автосервис хезмәткәре Руслан Гыйматдинов. - Машина йөртүчеләр бу чорда гадәттә двигательдәге майны кышкылыкка алыштырта. Печкаларны, термостатларны караталар. Тәрәзәләрне юдыра торган су хакында онытмаскак, ул туңып трубкаларны ярырга мөмкин. Бу системага туңмый торган сыеклык салып куярга. Ә иртән инде машинаңны бераз җылытып кузгату зарур. Хәзер кибетләрдә тосолны җылыта торган электрдан эшләүче җайланмалар да бар. Кышкылыкка яхшы әйбер. Ә инде беренче бозлавыкларда бик әкрен, сак йөрергә тиешбез.
-Без дә, бозлавыкларны көтмичә, кышкы тәгәрмәчләрне алдан ук куярга киңәш итәбез. Гадәттә шушы чорда ел да аварияләр арта. Әнә бит узган ел ике Самара егете безнең район юлында һәлак булдылар. Шул җәйге резина белән юлга чыгу аркасында , - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан