Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән уңганнары санаторийда ял итәчәк

Районда терлекчеләр һәм игенчеләр өчен зур бәйрәм оештырдылар. Алдынгылар слетыннан дистәләп кеше бүләкләр алып, рухи азык алып китте. "Үтәмеш АГРО"дан ферма мөдире Рашат Суфияновка, мәсәлән, санаторийга путевка ук бирделәр. Үзенә күрә бу - аның 55 яшьлек юбилеена бүләк кебек булды. Бүген путевкага сертификат алган "Чирмешән Агрохезмәтләре"нең склад мөдире Нургали Әбделганиев...

Районда терлекчеләр һәм игенчеләр өчен зур бәйрәм оештырдылар. Алдынгылар слетыннан дистәләп кеше бүләкләр алып, рухи азык алып китте. "Үтәмеш АГРО"дан ферма мөдире Рашат Суфияновка, мәсәлән, санаторийга путевка ук бирделәр. Үзенә күрә бу - аның 55 яшьлек юбилеена бүләк кебек булды.


Бүген путевкага сертификат алган "Чирмешән Агрохезмәтләре"нең склад мөдире Нургали Әбделганиев та "Сосновый Бор"да сәламәтлеген ныгытачак.

Путевкаларга сертификатларны юмарт якташыбыз - әлеге санаторийның генераль директоры Фоат Гатин, рәхмәт, үзе тапшырды.

Бүләкләрне әллә кайлардан җибәргәннәр. Әйтик, "ЧИРМЕШӘНАГРО" машина йөртүчесе Фазыйл Галимовның хезмәтен район башлыгының Мактау грамотасы белән бәяләгәннәр, "Ильхан"нан бозау караучы Дания Сәхапова, "Сөлчә"дән сыер савучы Ирина Волкова, шул ук җәмгыятьтән ветеран Паймурза Тудияров ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Кармыштан шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов һәм "Үтәмеш АГРО" механизаторы Олег Ермишов "ТР Муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясенең Мактау грамотасы, ә "Серендеев Н.И." КФХ башлыгы Николай Серендеев ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты иясе булдылар. Район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр арасында "Камалов И.Р." КФХ агрономы Илхат Яруллин, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе машина йөртүчесе Фәйзрәхман Рәфыйков, диспетчер Рәшидә Галимова, "Чирмешән" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы директоры Альфрит Хәйрисламов та бар.

Югары Кәминкәдән ветеран Хәсәнә Мөхәммәтҗанова, "Чирмешән Агрохезмәтләре" җәмгыяте баш бухгалтеры Алсу Рамазанова район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар. Алда язылганча, бүләкләнүчеләр бик күп. Алар - үз эшләренең чын осталары, районыбыз горурлыгы.

-Районыбыз алга барсын, киләчәгебез яхшы булсын. Бу, хөрмәтле уңганнар, сездән тора. Районда ике проблема: юлсызлык һәм авыл хуҗалыгындагы хәл, бердәм булсак, бергә тырышсак, һичшиксез чишелер, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, район мәдәният йорты спорт залына чакырылган 250ләп кунакны сәләмләп. -Үсемлекчелектә күрсәткечләребезне шактый яхшырта алдык. Агропромышленность комплексында 400дән күбрәк кеше эшли. Монда инвесторлар җәлеп итү активлашты, хәзер сөрү җирләренең 38 процентын алар арендалый. Былтыр бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 26,1 центнер уңыш алынды. Бу тармакта "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Күтәмә АГРОфирмасы", "Әккәрәй" җәмгыяте, "Гатин Д.М." КФХ, инвесторлар эшчәнлеген уңай бәяләргә мөмкин.

Район җитәкчесе әйтүенчә, терлекчелектә күрсәткечләребез бик тыйнак әле. "Ильхан" кебек заманча предприятиеләребез күп түгел.

Былтыр авыл хуҗалыгын үстерүгә төрле чыганаклардан 250 миллион сум субсидия бирелгән. Күмәк һәм шәхси хуҗалыкларга, мал асраучыларга, мини һәм макро-фермалар төзүчеләргә мондый конкрет булышлык быел да булачак.

Слет кунагы - республика Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев үзләре һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән дә котлау чыгышыннан соң, Казаннан ук җибәрелгән бүләкләр тапшырды.

Слет башланыр алдыннан күпләр районда җитештерелгән эшләнмәләр күргәзмәсе белән таныштылар. Бездә бернәрсә юк, дип гел зарланмыйк әле. Икмәк комбинаты дистәдән күбрәк он эшләнмәләрен сатуга чыгара. Мәктәпләр үзләренә ел буена җитәрлек ризык запасы туплый. Күргәзмәдәге бер почмакта май-сыр заводыбызда җитештерелгән яңа продукциядән авыз итәргә мөмкин иде. Аллага шөкер, якташыбыз Динар Ихтисамов заводны кабат аякка бастыру юнәлешендә нәтиҗәле эшли. Коллективта 15 кеше хезмәт куя. Заманча савытларга матур этикеткалар ябыштырып, бик тәмле май, эремчек, сөт ясыйлар. Чирмешәннекен. Әлегә сөтнең 3 тоннасы гына районда җыела, бу күрсәткечне берничә тапкыр үстерергә исәп тоталар. Май-сыр заводы кабат ачылу, Лашманда мал чалу цехы сафка басу киләчәктә чималны товарга әйләндерү, күбрәк табыш алу мөмкинлеге бирәчәк.

Слет кунакларын тәмле ашлар белән сыйлаган үзәк ашханә, музыкаль сәлам җиткергән район мәдәният хезмәткәрләренә дә рәхмәт. Ничек әзерләп, әзерләнеп кенә өлгергәннәр: бар да сыйфатлы, эчтәлекле, матур, тантаналы булды.

-Бәйрәм оештырулары бик ошады. Без үз хуҗалыгыбызда хәлне яхшыртырга тырышабыз, хәзер хезмәт хакы да бирәләр, - ди "Үтәмеш АГРО"ның ферма мөдире Рашат Суфиянов. - Маллар ач түгел, азыгыбыз күп. Якын көннәрдә сыерлар бозаулый башлагач, сөт күләме дә артыр. Продукция җитештермичә яшәп булмый.

Мондыйрак фикерне башкалар да белдерде. Димәк, районыбыз үз сүзен әйтәчәк әле, кулны салындырмыйк, төшенкелеккә бирелмик.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы ял итәчәк санаторийда уңганнары