Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында сыер саву аппаратлары өләштеләр

    Районда биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга сыер саву аппаратлары бүләк иттеләр. Мондый, маркасына карап, сәгатенә кимендә алты-ун сыер саварга сәләтле агрегатларны 32 хуҗалык алды. Һәркайсы 14 мең сум торучы бу машиналар өчен район бюджетыннан тулаем 448 мең сум акча бүлеп бирелгән. -Биш яки аннан да күбрәк...

    Районда биш һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга сыер саву аппаратлары бүләк иттеләр.

    Мондый, маркасына карап, сәгатенә кимендә алты-ун сыер саварга сәләтле агрегатларны 32 хуҗалык алды. Һәркайсы 14 мең сум торучы бу машиналар өчен район бюджетыннан тулаем 448 мең сум акча бүлеп бирелгән.
    -Биш яки аннан да күбрәк сыерны кул белән саву бик авыр,-диде район җитәкчесе Наил Зарипов агрегатларга документларны ияләренә тапшырганда. - Бу - бүләк. Теләүчеләр тагын булса, тагын ярдәм итәрбез. Сыер саву агрегатларына сервис хезмәте күрсәтүдә дә булышырга ышандырабыз.
    Электр розеткасыннан гына көчәнеш алып эшләргә көйләнгән, артык тавышсыз, вакуум системалы аппарат Чирмешәннән Миңнур Шиһаповаларга да кул көчен азайтырга булышыр.
    -Биш сыерны улым Фәрит белән савабыз, әле тагын дүрт тана, дүрт яшьрәк бозау да асрыйбыз,- ди Миңнур Хәйдәр кызы.- Шул маллар өметебез инде, яңа йорт салгач, акча күп кирәк. Бүген, сыерлар бозаулагач, көн саен уртача 80-85 килограмм сөт сатабыз. Аны өйгә үк килеп алалар, вакытында исәп-хисап та ясыйлар.
    Билгеле, күп мал тоткач, иркенләп ял итәргә, диванда ятып торырга вакыт калмый. Бердән, малыңны ашатасы, сөтен савасы булса, җәйге чорда азык запасы тупларга кирәк. Былтыр Шиһаповлар печәнне генә дә 16 машина олавы кайтарганнар. Үләннәрне болынлыкларда үзләре чапкан, киптергән, урнаштырган. Ноябрь аенда да, көз аяз, матур килде бит, мотоблоклары, чапкычлары, йөк машиналары бар бит, өч машина печән хәстәрләгәннәр.
    -18 мең сумлык фураж, 10 меңгә гранулалы коры жом да алдык,- ди 63 яшьлек Миңнур апа. - Язга чыккач, малларны көтүгә кугач, ансатрак. Аннан соң, былтыр көтүчедән дә уңдык, рәхмәт, ноябрь азагына кадәр сыерлар һәм бозаулар саф һавада йөрде.
    Халыкка булышырга, балны, суганны һәм башка яшелчәләрне яхшы бәягә урнаштыру буенча бүген үк килешүләр төзергә кирәк. Җир сорыйлар икән, аны да бирик. Умарта кортлары өчен авыллар янәшәсендә баллы культураларны күбрәк чәчү сорала. Буаларга да хуҗа табарга мөмкин. Муниципаль район башлыгы Наил Зарипов авыл җирлекләре башлыкларын, район хезмәтләрен, район кулланучылар җәмгыятен бу юнәлештә активрак эшләргә өндәде.
    Бүген сыер саву агрегатлары алган райондашларыбызның теләге дә бар: сөткә бәяләр җәйге чорда да төшмәсен иде. Тир түгеп җитештерелгәнне бушка бирәсе килми. Пай җирләре өчен дә нәрсәдер бирсәләр яхшы.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: