Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында планлаган мәйданнарда җир эшкәртә алмаганнар

Район буенча быел 51 мең 872 гектар (былтыр 54 мең 946) күләмендә җир эшкәртелергә тиеш булган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел тулаем 33 мең 261 гектар җир эшкәртелгән (64 процент). - Җирне ни өчен көздән эшкәртергә кирәк соң, яз көне барыбер кире сукалыйсы, дип әйтүчеләр...

Район буенча быел 51 мең 872 гектар (былтыр 54 мең 946) күләмендә җир эшкәртелергә тиеш булган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел тулаем 33 мең 261 гектар җир эшкәртелгән (64 процент).

- Җирне ни өчен көздән эшкәртергә кирәк соң, яз көне барыбер кире сукалыйсы, дип әйтүчеләр дә булыр. Ләкин көздән эшкәртелгән җирдә салам белән туфрак тизрәк катнашып, саламны ашламага әйләндерү мөмкинлеге арта. Көздән эшкәртелгән җирләрдә дым запасы да күбрәк туплана, -ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин. - Киләчәк уңышка нәкъ көз нигез салына. Иген культуралары да, җир дә кайгыртучан мөнәсәбәт, игътибар сорый. Югары агротехник таләпләрне үтәү, тиешенчә минераль ашламалар кертү, чүп үләннәренә, корткычларга каршы даими көрәш, орлык базасын ныгыту - боларның берсе генә үтәлмәсә дә, уңышка өмет итеп булмый.

Искиткеч хәл, "Үтәмеш АГРО" җәмгыятендә әле һаман да бер гектар җир дә эшкәртелмәгән. "Чирмешән агрохезмәтләре" һәм "Ильхан" хуҗалыкларында да тиешленең яртысына якынында гына эшләгәннәр.

Ә менә "ЧИРМЕШӘН АГРО", "Сөлчә", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә бу өлкәдә проблема юк диярлек.

-Хуҗалыкларның җир эшкәрү буенча начар эшләүләренең берничә сәбәбе бар, - ди Ильяс Гатауллин. - Беренчедән, ягулык-майлау материалларын вакытында кайгыртмау. Аннан соң кырлар вакытында әзерләнми: я салам, я уңыш җыеп алынмаган була һәм инде эшне тиешенчә оештыра алмыйлар. Матур көннәрдән тиешенчә файдаланып, икешәр сменада сөргән булсалар да, байтак эш башкара ала иделәр. Быел бит ноябрь ае да бу яктан әйбәт, аяз булды.

Бүген район хуҗалыкларында көнбагашны һәм кукурузны җыештырып аласы калган. Көнбагыш 8 мең 299 гектарда чәчелгән булган, 5 мең 824 гектардан уңыш җыелган. "Био АГРО" җәмгыятендә һәм "Шәйхетдинов" хуҗалыгында бу культураның шактый өлеше тамырда килеш. Гомумән, "БиоАГРО" җәмгыятенең эше байтак әле. Бөртеккә чәчелгән кукурузның да 1 мең 298 гектары җыеп алганны көтә."Ильхан"да 100 гектар кукурузны кар каплап киткән.

Шикәр чөгендерен заводларга озатып бетерәсе бар. Быел ул 1950 гектарда чәчелгән иде. Уңышны тулысынча казып алдылар.

Кадыйр Гомәров фотосы

Читайте также:

В Черемшане в дом-интернат пришли артисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында планлаган мәйданнарда җир эшкәртә алмаганнар