Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында халык үзсалым җыюга каршы килмәде

Җирлекләрдә җирле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы референдумда райондашларыбызның күбесе, 10 мең 95е бюллетеньдә күрсәтелгән эшләрне куәтләп, "Әйе!" дип тавыш бирде, барлык авыл җирлекләрендә дә уңай җавап алынды. Референдумда 12 мең 131 кеше катнашты. Башкалар белән чагыштырганда, Лашман, Ивашкино, Иске Котыш, Туймәт, Түбән Кәминкә, Яңа Элмәле, Кармыш җирлекләрендә референдум нәтиҗәләре-күрсәткечләр яхшырак....

Җирлекләрдә җирле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы референдумда райондашларыбызның күбесе, 10 мең 95е бюллетеньдә күрсәтелгән эшләрне куәтләп, "Әйе!" дип тавыш бирде, барлык авыл җирлекләрендә дә уңай җавап алынды.

Референдумда 12 мең 131 кеше катнашты. Башкалар белән чагыштырганда, Лашман, Ивашкино, Иске Котыш, Туймәт, Түбән Кәминкә, Яңа Элмәле, Кармыш җирлекләрендә референдум нәтиҗәләре-күрсәткечләр яхшырак.
Халык ризалыгы алынды, димәк, район торак пунктларында электр челтәрләрен яңартуга, яңа яктырткычлар куюга, аларны карап тотуга, зиратларны, юлларны, каты көнкүреш калдыклары полигоннарын төзекләндерүгә һәм башка кайбер эшләргә акча булачак. Җыелган суммага, бергә дүрт нисбәтендә, хөкүмәт тагын акча өстәп бирәчәк дигән сүз.
Үзсалым акчалары төрле җирлекләрдә төрле максатларга юнәлдерәләчәк. Алар сайлаучыларга тәкъдим ителгән бюллетеньнәрдә конкрет язылган иде. Билгеле, һәр сум, һәр тиен бары шул эшләргә генә тотыла ала.
-Бу бик мөһим чарага кирәк санап килдем, тавышымны бирдем, - ди Чирмешәннән Халисә Мотаһирова. - Референдум нәтиҗәләре буенча, җыелачак акчаларны халык өчен кирәкле максатларга тотмакчылар, моны хуплыйм кына.
Чирмешәндә 2014 елда үткәрелгән референдум законсыз дип табылды, әмма кайберәүләр шул елда авыл җирлеге башкарма комитетына 500әр сум исәбеннән үзсалым акчасы керткәннәр иде. Борчылырга кирәкми, әлеге средстволар югалмаган, кассада дип була. Аларны документлаштырып, быелгы референдум нигезендә түләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы референдум бюллетень