Чирмешән районында халык үзсалым җыюга каршы килмәде
Җирлекләрдә җирле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы референдумда райондашларыбызның күбесе, 10 мең 95е бюллетеньдә күрсәтелгән эшләрне куәтләп, "Әйе!" дип тавыш бирде, барлык авыл җирлекләрендә дә уңай җавап алынды.
Референдумда 12 мең 131 кеше катнашты. Башкалар белән чагыштырганда, Лашман, Ивашкино, Иске Котыш, Туймәт, Түбән Кәминкә, Яңа Элмәле, Кармыш җирлекләрендә референдум нәтиҗәләре-күрсәткечләр яхшырак....