Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында быел исерек килеш машина руле артына утырган ике кеше җинать җаваплылыгына тартылган

Быел, әлегә, күз тимәсен, районда юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар юк (былтыр 6 булган). Бу, бер яктан, хокук саклау һәм юл хәрәкәте иминлеге сагында торучыларның максатчанрак, активрак эшләве белән бәйле. Әмма тынычланырга ярамый, юлларда кагыйдәләрне еш, тупас бозучылар байтак. Узган ике айда гына да шундый 620 очрак ачыкланган. Исерек хәлдә автотранспорт...

Быел, әлегә, күз тимәсен, районда юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар юк (былтыр 6 булган).


Бу, бер яктан, хокук саклау һәм юл хәрәкәте иминлеге сагында торучыларның максатчанрак, активрак эшләве белән бәйле. Әмма тынычланырга ярамый, юлларда кагыйдәләрне еш, тупас бозучылар байтак. Узган ике айда гына да шундый 620 очрак ачыкланган. Исерек хәлдә автотранспорт руле артына утырган ике кешегә карата җинаять эше кузгатканнар, ун кешегә административ беркетмә төзелгән.

Болар хакында Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев муниципаль районда хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссия утырышында сөйләде.

-Исерек хәлдә транспорт йөртүче - җинаятьче, аның гамәлләре бер гаепсез кешеләргә зыян китерергә мөмкин, шуңа күрә законны, кагыйдәләрне бозучыларны кызганмаска кирәк, - диде утырышны алып баручы - район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин.

Автоюлларның, автотранспортның торышын гел тикшереп тору, җитешсезлекләрне төзәтүгә ирешү мөһим. Рейдлар үткәрү, аңлату эшләрен көчәйтү дә яхшы нәтиҗә бирәчәк.

Утырышта каралган икенче мәсьәлә ирегеннән мәхрүм ителеп, районга кайтканнарны эшкә урнаштыру турында иде. Бу уңайдан чыгыш ясаучылар: Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, җәзаларны үтәтү хезмәтенең район буенча филиалы начальнигы Артем Сутягин, халык мәшгульлеге үзәге директоры Фәридә Дивитаева иректән мәхрүм ителгәннән соң районга кайткан гражданнарга конкрет ярдәм күрсәтү хакында сөйләделәр, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Кем генә булмасын, ул хезмәткә хокуклы. Араларында эшкә атлыгып тормаучылары очраса да, кайбер якташларыбыз, җәза срогы беткәч, ниндидер шөгыль табып бирерләр дип өметләнә. Районда 268 кеше профилактик исәптә тора икән, 26 зат - шартлы хөкем ителгәннәр. Аларга кырын карасак, игътибарсыз булсак, кабат хокук бозмаслар дип гарантия бирү кыен. Мәшгульлек үзәге бу өлкәдә шактый мөмкинлекләргә ия. Элек хөкем ителгәннәрне эшкә урнаштырган, чыгымнар тоткан оешма - эш бирүчегә хезмәт хакы чыгымнарын, билгеле бер вакытта, федераль бюджеттан акча күчереп тә каплыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined