Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы укучылары IPad белән бүләкләнәләр

Чирмешән лицеенда эшләүче 40 түгәрәктә 300ләп укучы шөгыльләнә. Түгәрәкләрнең 12се мәктәптән тыш эшләр үзәге аша оештырылган. Балалар күбрәк математика, рус теле, информатика, биология фәннәре буенча түгәрәкләрне үз итә. 28нче декабрь көнне Казанда "IT-Чемпион"республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләклиләр. Тантаналы чарада безнең районнан өч укучы катнашачак. Мәктәп укучылары арасында игълан ителгән конкурсның райондагы...

Чирмешән лицеенда эшләүче 40 түгәрәктә 300ләп укучы шөгыльләнә. Түгәрәкләрнең 12се мәктәптән тыш эшләр үзәге аша оештырылган. Балалар күбрәк математика, рус теле, информатика, биология фәннәре буенча түгәрәкләрне үз итә.

28нче декабрь көнне Казанда "IT-Чемпион"республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләклиләр. Тантаналы чарада безнең районнан өч укучы катнашачак. Мәктәп укучылары арасында игълан ителгән конкурсның райондагы өченче этабында иң күп баллны Әккәрәйдән Андрей Евдокимов җыйган. Иске Кади мәктәбеннән Камил Вәгыйзов - икенче, Кармыштан Лилия Гатина өченче урын ияләре. "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә көч сынашкан әлеге укучыларны iPadлар белән бүләкләячәкләр.

Лашман урта мәктәбенең 9 класс укучысы Айгөл Әбүнәгыймова һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ралия Газыймҗанованың иҗади эшләре Шөгер авылында узган, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган республикакүләм конференциядә призлы урыннарга лаек булганнар.

Ивашкино урта мәктәбендә 121 укучыга 19 укытучы белем бирә. Бу уку елында 1 класска 9 сабый килгән, ә 11 классны 6 егет һәм кыз тәмамлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined