Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы хуҗалыклары күпме сөт сава?

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, белгечләре һәм кайбер хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә безнең район адресына байтак тәнкыйть сүзләре яңгыраган. -Мактанырга урын да юк, бүген район хуҗалыклары нибары 12 тонна сөт җитештерә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары...

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, белгечләре һәм кайбер хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә безнең район адресына байтак тәнкыйть сүзләре яңгыраган.


-Мактанырга урын да юк, бүген район хуҗалыклары нибары 12 тонна сөт җитештерә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин. -Бер сыердан тәүлеккә уртача 7,2 килограмм сөт савыла дигән сүз. Республика буенча бу иң түбән күрсәткеч. Башка районнарны карасак, бер сыердан иң күп сөт - 24,9 килограмм - Әтнә районында савалар. Саба (19,7 кг), Кукмара (19,3), Мамадыш (18,4) районнары да алдынгылар рәтендә.

Район хуҗалыклары арасында, 1 февральга алынган мәгълүматлар буенча, бер сыерга иң күп сөт "Якимова Ю.Г." крестьян-фермер хуҗалыгында савыла. Монда 24 сыер исәпләнә, бер сыерга көнгә уртача 24 килограмм сөт туры килә. "Андреевка", "Чирмешән АГРО", "Камалова Р.И.", "Митяева Л.В." хуҗалыкларының да күрсәткечләре яхшы. "Әхтәмов Р.Б." (1,04 кг) һәм "Алга" (300 грамм) хуҗалыклары - исемлекнең иң түбән баскычларында.

-Әйтергә кирәк, "Сөлчә" җәмгыяте сөт җитештерү буенча мактауга лаек, - ди Ильяс Нәгыйм улы. -Монда сөт сатудан ай саен 1 миллион 500 мең сум акча эшлиләр.

Бүген сөтнең иң арзан сатып алу бәясе 23 сум 50 тиен тәшкил итә. Сөт терлекчелеге бердәнбер реаль акчалата керем чыганагы булып тора, шуңа да сөт сату күләмен арттырырга кирәк. Кызганычка каршы, хуҗалыкларда терлекләрне тукландыру һәм карау технологияләренә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми. Маллары фураж күрмәгән хуҗалыклар бар, кайберләренең бүген үк сенаж һәм силос базлары буш. Бары тик терлекләрнең азык рационы баланслы булганда һәм урыннарда эш дөрес оештырылганда гына күрсәткечләрне яхшыртырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы