Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районы башлыгы орудие командирын котлады

    Югары Чегодайда Совет урамына сугыш каһарманы Габдрахман Сөләйманов исеме бирелергә мөмкин. Җиде ел солдат формасы киеп, Европа буйлап үткән, Берлинга кадәр барып җиткән якташыбыз моңа бик лаек. Икенче һәм өченче дәрәҗә Дан орденнарын тикмәгә генә бирмиләр.Бу бүләкнең беренче дәрәҗәдәгесе дә булган кеше Советлар Союзы Героена тиңләшә. Өлкән сержант Сөләймановның андый...

    Югары Чегодайда Совет урамына сугыш каһарманы Габдрахман Сөләйманов исеме бирелергә мөмкин. Җиде ел солдат формасы киеп, Европа буйлап үткән, Берлинга кадәр барып җиткән якташыбыз моңа бик лаек.


    Икенче һәм өченче дәрәҗә Дан орденнарын тикмәгә генә бирмиләр.Бу бүләкнең беренче дәрәҗәдәгесе дә булган кеше Советлар Союзы Героена тиңләшә. Өлкән сержант Сөләймановның андый ордены да бар кебек, моны раслаучы документлары гына юк. Костюм түшендәге орденнары янәшәсендә медальләре дә бихисап аның. Башкомандующий Сталин, маршел Жуков исеменнән сугыш елларында бирелгән рәхмәт хатлары да һаман саклана.

    Габдрахман абзый 1939нчы елда армиягә алына. Инде кайтабыз дигәндә генә сугыш башлана. Литваның Шауляй шәһәрендә фашистларга каршы аяусыз көрәштә командир Сөләймановның орудие расчеты аяусыз көрәшә. 122 миллиметрлы, 5 тонналы гаубицаны тягач тартып йөри.

    Сугышның баштагы мәлендә совет ягы бик күп югалтулар кичерә.

    -Кайвакыт, озак атыштан соң, фашистлар тынып кала, күренмиләр дә. Шуннан файдаланып, атакага ыргылабыз. Ә дошман хәйләкәр, мәкерле, сугыш маневрларын, тактиканы яхшы белә, чигенеп, алар уңайлы позиция сайлыйлар икән. Безне шунда каршылап, нык утка тоталар, -ди Габдрахман абзый. - Соңрак остардык инде.

    Белорусия һәм Польша чигендә, бераз соңрак, дошманны куып барганда, совет гаскәрләре зур көч белән һөҗүм итә. 300 метр киңлектә, ун метр саен диярлек, барысы 36 орудие урнаштыралар, каршы якны тоташ өч сәгать утка коендыралар. Аннары һөҗүм итәләр.

    Берлинга кадәр барып җиткән, Витшток шәһәрендә сугышны төгәлләгән Габдрахман солдатның аягы нык шешенеп, операция ясыйлар. Сугыш башланганда бер күзен дә югалта. Исән бер күзе белән орудиедән атып, тыныч тормышта да төзлеген, тизлеген югалтмый ул.

    Күз дигәннән, Габдрахман абзый 1946нчы елда авылга кайту белән диярлек, башта Әмирдә укытып, соңрак Югары Чегодай мәктәбенә эшкә билгеләнгән Яңа Елховой кызы Кәримәгә өйләнә. Сабырлыгын әйт әле син ветеранның,хатыны аның бер күзе юклыгын унике елдан соң гына белә. Очраклы рәвештә, иренең авыру күзе әрни башлагач кына.

    Әтисе үлгәндә унҗиде яшьлек Габдрахман абзый, сугыштан инвалид булып кайтса да, гомерен зарланып, сыкранып үткәрми. Хатыны Кәримә белән дүрт бала үстерәләр, әле шуның өстенә концертларда, спектакльләрдә уйнап йөриләр. Яшь чагында Габдрахман абзый бик матур, моңлы итеп җырлаган, диләр.

    Колхоз рәисе, ат караучы, кладовщик, страхование агенты да булган ветеран. Мал-туарны күп асраганнар. Кызганыч, хатыны берничә ел элек вафат. Картының 95 яшьлек юбилеенда янәшә утыра алмады.

    Ярый әле балалары әтиләренә ялгызлык ачысыннан төшенкелеккә бирелергә юл куймыйлар. Кайсы Бөгелмәдә, кайсы Әлмәттә, Зәйдә яшәсәләр дә, туган йортны ташламыйлар. Шулай икәнлеге әллә кайдан күренеп тора, өй эчләренең, урын-җирнең чисталыгына, пөхтәлегенә ис китәрлек. Бакчаларында бөтен төр яшелчә, җиләк-җимеш гөрләп үсә, рәт-рәт чәчәк түтәлләре күзне иркәли.

    -Без кайтасы булса, әти мунчага ут куя, савытларга су агыза, - ди Әлмәттә яшәүче Рөстәм абый. - 1962нче елда бакчабызда казылган скважинадан йомшак, чиста су күтәрүче "Малыш" насосын бер тапкыр гына алыштырдык.

    - Гел-гел булмаса да, җае чыгу белән, ял көннәрендә авылга, әти янына кайтырга тырышам, - ди Бөгелмәдә яшәүче Рәзинә апа.

    -Дөньяның кызыгы балалар белән, - диде Габдрахман Нәзиман улын юбилее белән котларга килгән район җитәкчесе Наил Зарипов. - Сезнең саулык әтиегезгә дә сөенеч. Ул район халкы өчен дә горурлык. Сез, Габдрахман абзый, легендар шәхес. Сугышның ачысын-төчесен күп күргәнсез. Алла теләсә, фоторәсемегезне музейга куябыз, авылның бер урамына сезнең исемне бирергә тырышырбыз. Район башлыгы юбиляр ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның һәм шәхсән үзенең котлауларын ирештерде, Габдрахман абзыйга башка бүләкләр дә тапшырды.

    Начаррак ишетсә дә, Габдрахман абзый әңгәмәдән читтә калмады, үзен шулай зурлаулары өчен рәхмәт белдерде. Кунаклар чәй мәҗлесендә сыйлангач, кабат үткәннәрне искә төшерделәр. Әле тагын бер тапкыр өстәл артына утырып әтиләрен хөрмәтләгәч, уллар-кызлар, киленнәр, оныклар туган җирләренә юл тотар. Ялгыз калса да, Габдрахман абзыйның үз куллары белән төзелгән йорттан каядыр кузгаласы килми. Кич тавыклар ятканда ул да урын-җирен барлый, оясына кереп яткан тугры эте - Тузик белән сөйләшеп керә. Төгәл кеше булса да, әтисеннән калган, ялгышмый эшләүче 103 яшьлек француз сәгатенә дә күз төшереп ала. Фронттан алып кайткан трофее-немец велосипеды гына күптән тузган икән. Аның да үз тарихы. Искә төшерә башласаң, Югары Чегодайда яшәүче фронтовик, орудие командиры Габдрахман Сөләйманов сугыш чорына кагылышлы бик күп эпизодларны искә төшерә. -Телевизорда күрсәтелүче фильмнарда чынбарлыкны арттырыбрак күрсәтәләр. Сугыш уен түгел, - ди легендар якташыбыз.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: