Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән район Совет депутатлары элеккеге карарга үзгәреш керттеләр

Район казнасыннан Яңа Элмәледә ФАП, мәдәният йортында сүуткәргеч ремонты өчен 150 мең сум акча биреләчәк. Югары Чегодайда гидротехник корылманы - үзгәртеп коруга документлар ясату чыгымнары да капланачак.

Чирмешән район Советы депутатлары чираттагы утыз җиденче утырышта мәдәният һәм мәгариф тармакларына да өстәмә акча бүлеп бирергә килештеләр.

Тулаем алганда бюджетның керемнәр өлешен 2 миллион 630 мең сумга, ә чыгымнарны 3 миллион 846 мең сумга күбәйтү турында карар чыгарылды, шулай итеп Советның 2017 елның 13 декабрендә кабул ителгән 127нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

Утырыш эшен район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев