Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән җитәкчесенең төп максаты - тормыш сыйфатын яхшырту

Район Советының кырык алтынчы утырышында отчет доклады белән чыгыш ясап, район башлыгы Наил Зарипов районның социаль-икътисади хәлен тәфсилләп анализлады, шул ук вакытта булган проблемаларга да зур игътибар бирде. Шунысы хак, соңгы елда социаль-мәдәни өлкәдәге объектларны модернизацияләү, халыкны су белән тәэмин итүне яхшырту, торак пунктларны төзекләндерү, урамнарны яктырту буенча күп эшләнде....

Район Советының кырык алтынчы утырышында отчет доклады белән чыгыш ясап, район башлыгы Наил Зарипов районның социаль-икътисади хәлен тәфсилләп анализлады, шул ук вакытта булган проблемаларга да зур игътибар бирде. Шунысы хак, соңгы елда социаль-мәдәни өлкәдәге объектларны модернизацияләү, халыкны су белән тәэмин итүне яхшырту, торак пунктларны төзекләндерү, урамнарны яктырту буенча күп эшләнде. Районда башкарылган эшләр һәм киләчәктә тагын нәрсәләр эшләргә кирәк - хәбәрчебезнең район җитәкчесе белән әңгәмәсе шул хакта.

- Наил Шамилович, безнең районны Сез 10 айга якын гына җитәклисез. Зур вакыт түгел, алай да күп нәрсә эшләнгән, тик моны барысы да белеп бетерми әле.
- Муниципаль хакимиятнең төп бурычы - кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе сыйфатын күтәрү, тотрыклы, уңайлы яшәү шартлары булдыру. Ә моның өчен социаль һәм мәдәни объектларны төзергә һәм ремонтларга кирәк. Бездә район, республика һәм федераль программалар буенча да күп төзелә. Бу урында социаль-мәдәни объектларны төзүдә, үзгәртеп коруда актив катнашкан һәм бүген дә аларны заманчалаштыру эшен дәвам итүче Чирмешән районы халкына ихлас рәхмәтемне белдерәм. Шунысын да искәртергә кирәк, акча средстволары биналарны торгызуга җитәрлек кадәр генә бүлеп бирелә. Ә тирә-якны төзекләндерү, килү юлларын ясауны - барысын да үзебезгә эшләп бетерергә, җирле бюджеттан өстәмә финанслар җәлеп итәргә туры килә. Нәтиҗәдә "түгәрәк" кенә сумма җыела. Программалардагы объектларны төзүдә ярдәм итүләре өчен чирмешәнлеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Ә үткән елда районда андый объектларның саны дистәдән артык булды: Әккәрәй, Яңа Элмәле, Ивашкино, Югары Кәминкә авылларында балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау; 1нче Чирмешән мәктәбе территориясен үзгәртеп кору һәм төзекләндерү; Кармышта, Утыз Имәндә мәктәпкәчә учреждениеләр һәм мәктәп биналарын өлешчә ремонтлау. Унбер мәктәп "Җылы бәдрәфләр" республика программасына кертелде. Якты Тауда фельдшер-акушерлык пунктын һәм китапханәне үз эченә алган йөз урынлы күп функцияле үзәк төзелде. Мордва Афонькәсе һәм Югары Кәминкә авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырылды. Әмирдә, Ульяновкада, Иске Үтәмештә ФАПларга капиталь ремонт үткәрелде. Үзгәртеп корылганнан соң, Шешминка һәм Иске Котыш врачлык амбулаторияләре янә ачылды. Күтәмә һәм Ульяновка авыл җирлекләрендә учасок уполномоченныйларына эш урыннары белән янәшә өйләр төзелде. Бәркәтәдә янгын депосы файдалануга тапшырылды. Мәдәният объектларына һәм "Кояшлы" балалар-сәламәтләндерү лагерының ашханә бинасына ремонт үткәрелде.
Торак пунктлардагы юлларны һәм урам-юл челтәрләрен норматив хәлгә китерүгә, төзүгә республика һәм җирле бюджеттан 87 миллион сум акча тотылды. Биш торак пунктта тулаем утыз километр озынлыктагы суүткәргеч системалары үзгәртеп корылды, моңа 54 миллион сумлык инвестицияләр җәлеп ителде. "Авылны социаль үстерү" программасы буенча унтугыз гаилә барысы 17,42 миллион сум күләмендә субсидияләр алды һәм өй туйларын үткәрде.
- Күп кенә чирмешәнлеләр район үзәгенә Лениногорск һәм Казан ягыннан алып керүче автомобиль юлларының якты булуына соклану белдерәләр.
- Караңгы юллар, тыкрыклар, борылышлар, беренчедән, аварияләрнең килеп чыгуына, кешеләрнең үлеменә, имгәнүенә сәбәпче булып тора. Кайбер эшләрне артка, соңга калдыру һич тә тиеш түгел. Төп керү юлларына яктырткычлар кую байтак авылдашларыбызның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калгандыр, дип уйлыйм. Чирмешән, Бәркәтә, Мордва Афонькәсе, Шешминка, Югары Кәминкә, Ульяновка, Лашман, Иске Үтәмеш һәм Утыз Имән авыллары урамнарында да яктырак була башлады. Юллар дигәннән, агымдагы елда алты торак пунктта 24 миллион сумга, район үзәге Чирмешәндә 10 миллион сумга автомобиль юлларын, 66 миллион сумга ике күперне ремонтлау планлаштырылган.
- Ремонт үткәрелгәннән соң, район үзәк китапханәсе бинасы да танымаслык булып үзгәрде, биредә эш сизелерлек җанланды. Президент Рөстәм Миңнеханов мондагы уңай тәҗрибәне республика күләмендә дә кулланырга тәкъдим итте.
- Чыннан да, монда диварлар, түшәмнәр, идәннәр һәм мебель генә яңартылып калмады, гомумән, китапханәнең эчке, рухи эчтәлеге үзгәрде. Дистәләгән чирмешәнлеләрнең тырыш хезмәте кергән бу урын хәзер чын мәгънәсендә мәдәни-агарту үзәгенә әверелде. Ремонт эшләре барган арада китапханә хезмәткәрләре район үзәге мәктәпләре директорлары белән бергә киңәшмәләр үткәрделәр, яңа идеяләр, планнар тәкъдим иттеләр. Шулай итеп, компьютер классы барлыкка килде, монда балаларга дәресләрдән соң интернеттан, электрон китаптан файдалану мөмкинлеге тудырылды. Чирмешәндә әлегә бердәнбер булган китап кибете дә биредә эшли. Эре нәшриятлар безнең белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр. Чирмешән эшмәкәре Фәридә Хөснуллинага да рәхмәт - ул бу эшкә теләп алынды, минемчә, начар булмады. Китапханәнең беренче катында мини-залга да урын табылды, хәзер анда, ишетүемчә, бәйләү түгәрәге эшли, социаль хезмәткәрләр һәм китапханәчеләр пенсионерлар өчен бәйрәм дә оештырдылар. Бу бик куанычлы хәл.
Балалар залында интерактив такта куелган, конференцияләр, диспутлар, очрашулар үткәрү өчен менә дигән шартлар бар. Икенче катта урнашкан әдәби кафены балалар да, өлкәннәр дә яратып өлгерде. Соңгы көннәрдә монда килүчеләрнең саны дистәләгән мәртәбә арткан. Хәзер искечә эшләү формалары үзен акламый инде, яңа, кыю, оригиналь карарлар таләп ителә. Китапханә - моның ачык мисалы. Яхшы эшләгәннәре өчен төзүчеләргә һәм башлыклары Аветик Карапетянга рәхмәт әйтәсе килә.
- Универсиада объектлары төзелгән вакытта без районга спорт мәйданчыгы "эшләп алдык". Ә быел тагын икене бирәләр. Бездә алар шактый күп булды бит инде.
- Спорт мәйданчыклары - безнең горурлыгыбыз, тупланганлыгыбыз күрсәткече. 1нче Чирмешән мәктәбе өчен беренче мәйданчыкны санаулы көннәр эчендә төзедек. Республика Президенты кадет мәктәбе, лицей һәм "Чирмешән" муниципальара полиция бүлеге өчен тагын өчне бүләк итте. Былтыр без спорт мәйданчыкларында төзү-монтаж эшләрен республикада беренчеләрдән булып тәмамладык. Быелга Ульяновка һәм Бәркәтә авыллары өчен ике мәйданчык бүлеп бирелде. Рөстәм Нургали улы Миңнеханов безнең үтенечне кире какмады, унбиш миллион сумга өстәмә мәйданчыклар бирергә булды һәм без 2нче Чирмешән, Ивашкино, Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле мәктәпләрен дә мәйданчыклар белән тәэмин итә алачакбыз. Чирмешәнлеләрнең уртак тырышлыгы белән пляж янында футбол кыры һәм волейбол мәйданчыклары булдырылды. Өстә әйтелгәннәрнең барысы да - физкультура-массакүләм эшен үстерү юлында зур адым булып тора.
- Хәзер Чирмешәндә ресторан да бар, ә элек бу хыял гына иде...
- Район үзәгендә өлкәннәр өчен, базарның икенче катында - балалар өчен җәйге кафе эшләде. Ләкин алар беркадәр примитив иделәр. Бөтенләй диярлек хуҗасыз, ләкин ресторан өчен бик тә яхшы булган мәйданчыкны кыска гына вакыт эчендә райпо һәм "Таман" төзелеш оешмасы эшләп куйдылар. Райпо идарәсе рәисе Әбүзәр Мортазин һәм эшмәкәр Мансур Бәдретдинов бу объектка күп көч һәм акча сарыф иттеләр. Бик әйбәт килеп чыкты, хәзер ресторанда туган көннәрне, туйларны бәйрәм итәләр, кешеләр монда ял итәргә дә киләләр.
Район үзәгендә җәй көне яшьләр мәйданчыгы да барлыкка килде. Анда дискотекалар, концертлар үткәрелде. Мәйданчык өчен урынны эшмәкәр Сергей Плеханов бирде, бүләк итте. Мәйданчыкны төзекләндерүгә Чирмешәндә күпләр үз өлешен кертте. Берәүләр эскәмияләр ясады, икенчеләр чәчәкләр утыртты, баш­калар вазоннар бир­де, яктырту эшләре бе­лән шөгыльләнде. Ә кышын бу мәйданчык Яңа ел чаралары үткәрү урыны булды. Иң мөһиме - чирмешәнлеләргә ошый.
Чирмешәндәге Җиңү Паркы район халкын да, кунакларны да үзенә җәлеп итә. Мондагы хәрби техника Свердловск өлкәсеннән кайтарылды. Техника һәм якын-тирәдәге территорияләр өчен җаваплылык оешмаларга йөкләнде. Бу - изге урын, үз каннары бәрабәренә ирек яулаган ата-бабаларыбыз тарихының бер өлеше.
- Наил Шамилович, ә быелгы елга нинди планнар бар?
- Байтак эш эшләнде, әмма башкарасылар тагын да күбрәк. Иске Үтәмеш, Бәркәтә мәктәпләрендә ремонт дәвам итә; Девичья Полянада башлангыч мәктәп, Әккәрәйдә ФАП төзү, Түбән Кармалкада, Югары Чегодайда аларны капиталь ремонтлау; Иске Сережкинода һәм Казанкада тамаша залын, китапханәне һәм фельдшер-акушерлык пунктын үз эченә алган күп функцияле үзәк төзү планлаштырылган.
Ветеринария хезмәте күрсәтүне киңәйтү йөзеннән "Дәүләт ветеринария берләшмәсе" бинасын капиталь ремонтлау һәм район үзәгендә модульле ветеринария пункты төзү, Лашманда янгын депосына, Чирмешән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә 8 миллион сумга капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр күптән көткән җәмәгать мунчасында 13 миллион сумлык ремонт үткәреләчәк. Тулай торакны фатирлы системага үзгәртеп кору һәм ремонтлауга 12 миллион сум тотылачак. Ульяновка, Мордва Афонькәсе, Утыз Имән һәм Күтәмә авыллары мәдәният йортларына да ремонт үткәреләчәк. 106 нчы һөнәри-техник училищеның икенче корпусын төзеп бетерүгә 10 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Әлбәттә, әлеге бурычларны без үзара аңлашып, кулга-кул тотынып, җаваплы мөнәсәбәттә эшләгәндә генә уңышлы хәл итә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан